Казанның Голубятников урамында бу
елны Кикбоксинг үзәге ачылачак. Ул 170 нче лицей янындагы буш бинада булачак.
Объектта төзекләндерү эшләре башланган. Яңа үзәк көн саен 180 бала һәм
яшүсмерне кабул итәчәк. Яшьләрне әлеге спорт төренә титуллы спортчылар, шул
исәптән кикбоксинг буенча Россиянең спорт остасы һәм 30 еллык стажы булган
тренер Рөстәм Зиннәтуллин, шулай ук Бөтенроссия, республика һәм төбәк
ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган Олег Морозов өйрәтәчәк. Капиталь төзекләндерү
эшләре барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Без сәламәт яшәү рәвешен эзлекле
рәвештә алгы планга куябыз – бу системалы эшебезнең иң мөһим күрсәткечләренең берсе.
Без, шәһәр һәм халык өчен дөнья дәрәҗәсендәге спорт инфраструктурасын булдырган
зур халыкара спорт чаралары уздырдык. Хәзерге вакытта без балаларыбызның яшәү
урыны буенча мөмкин кадәр якынрак спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген булдыру
мәсьәләсе буенча эшлибез. Яңа Савин районында булачак кикбоксинг залы әлеге
эшнең ачык мисалы булып тора. Әлегә буш торган бу бинада киләчәктә белгечләр
кикбоксинг белән шөгыльләнәчәк һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барачак йөзләгән
малайның кызыксындыру урынын булдырачак», - дип фикерләре белән уртаклашты Казан
мэры Илсур Метшин.
Спорт үзәге булачак бина 22 ел
буена буш торган, элегрәк анда тир булган. Бина функциональ зоналарга: күнекмәләр
уздыра торган киңлеккә, тренажер, ринг, чишенү, душ бүлмәләренә, шулай ук
административ һәм хуҗалык бүлмәләренә бүленәчәк. Күнекмәләр өчен тыгызланган
татами, бокс рингы, грушалар, сугу күнекмәләрен камилләштерү өчен манекеннар,
спорт инвентаре сатып алачаклар. Тренажер залында велотренажер, чаңгы һәм ишү
тренажерлары булачак.
Хәзерге вакытта эшчеләр түбә ябу,
бинаны эчке яктан бүлмәләргә бүлгәләү, диварларны тигезләү һәм идән җәю эшен
тәмамлаган. Биредә көн саен электр сузу, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрен
үткәрү, шулай ук вакытлыча җылыту җайланмаларын урнаштыру буенча 30 га якын хезмәткәр
көч куя. Төзекләндерү эшләре 45 процентка үтәлгән. Капиталь ремонтны 1 июньгә тәмамлау
бурычы куелды.
Кикбоксингны популярлаштыру
буенча актив эш узган ел Казан кикбоксинг федерациясе төзелүе белән бәйле, аны
Евгений Морозов җитәкли. Федерация барлыкка килгәннән соң шәһәрдә дүрт секция
ачылган: балалар Ломжа урамындагы «Авангард» клубында, «Идел» спорт мәктәбендә,
шулай ук Фучик һәм Губкин урамнарындагы бокс залларында шөгыльләнгән. Август
аенда Кикбоксинг буенча мэр кубогына I төбәкара турнир уздырылган, чарада
шәрәфле кунаклар буларак кикбоксинг буенча күп тапкыр дөнья чемпионы, Россия Федерациясе
Кикбоксинг федерациясенең Югары күзәтчелек советы рәисе, Калмыкия Республикасы
башлыгы Бату Хасиков, Европа һәм дөнья чемпионы Владимир Минаев катнашкан.
Бүген Казанның кикбоксинг
секцияләрендә 100 гә якын яшүсмер шөгыльләнә, шунысы куанычлы, спортның бу төре
белән кызыксыну арта бара.
Казан спортчылары кикбоксинг
буенча Россия һәм халыкара ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Мәсәлән,
Анохин Данил – Россия беренчелегендә бронза медаль иясе, Марсель Вәлишин – Идел
буе федераль округында берничә тапкыр җиңүче калган шәкерт, Россия кубогы
призеры, дөнья кубогы призеры, Илья Соколов – Идел буе федераль округында
берничә тапкыр чемпион, Россия чемпионаты призеры, Европа Кубогы призеры, 2
тапкыр дөнья кубогы җиңүчесе.
Яңа кикбоксинг үзәгендә яше 12
яшьтән арткан балалар шөгыльләнә алачак. Яшьрәк балалар өчен сугу техникасы
элементлары белән гомуми физик әзерлек дәресләре оештырылачак. Киләчәктә
тхэквондо, джиу-джитсу һәм карате секцияләрен ачарга ниятлиләр.
Дәресләрне үз эшенең һөнәри
осталары һәм титуллы спортчылар, шул исәптән кикбоксинг буенча Россиянең спорт остасы
һәм 30 елдан артык стажы булган тренер Рөстәм Зиннәтуллин, шулай ук
Бөтенроссия, республика һәм төбәк ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган Олег
Морозов үткәрәчәк.
«Мин спортны сайлыйм» федераль
проекты кысаларында өстәмә рәвештә лицей территориясендә шулай ук ачык төрдәге
физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы булдырылачак. Гамәлдәге хоккей тартмасы
урынына хоккей һәм футбол өчен яңа капкалар, баскетбол өчен җайланмалар
урнаштырылачак, ә янәшәдә воркаут өчен күпфункцияле зона барлыкка киләчәк.
Капиталь төзекләндерү эшләре
белән танышу чарасында шулай ук Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары
администрациясенең беренче башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Казан Башкарма
комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, Мәгариф
идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Казан шәһәренең Социаль өлкә учреждениеләрен карап
тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин катнашты.