«Горводзеленхоз» муниципаль
унитар предприятиесенең яңа теплицаларына беренче тапкыр үсентеләр – бер
миллион лалә чәчәген утырттылар. Якын арада тагын ике миллион берьеллык
үсемлек: бәрхет гөл, бакрагөл, карабодай гөле һәм башкалар утыртылачак, язын әлеге
чәчәк үсентеләрен шәһәр урамнарына утыртачаклар, дип хәбәр итте бүген Казан
мэры Илсур Метшин Даурия урамындагы яңа теплица комплексын караган вакытта. «Эшләр
әкияттәге кебек», - дип фикерләрен белдерде мэрга «Горводзеленхоз» хезмәткәрләре.
«Без мондый күләмдәге үсентеләрне
беренче тапкыр әзерлибез. Әлбәттә, мондый яхшы үзгәрешләргә яңа теплицалар
ярдәмендә ирешә алдык. Алар алдынгы технологияләрне кулланып төзелгән: биредә микроклимат
белән идарә итү буенча автоматлаштырылган система, ясалма яктырту, үсентеләрне тамчылар
ярдәмендә су белән туендыру, ясалма томан системасы – барысы да югары дәрәҗәдә.
Болар бар да чәчәк үсентеләре өчен уңай мохит булдыра. Әлегә мондый уңайлы
шартларда 3 миллион чәчәк үсентесе үсәчәк һәм көч җыячак, ә язын, җылы көннәр башлангач,
алар шәһәр клумбаларына, паркларга, скверларга «күчәчәк» һәм шәһәрнең төп
бизәкләренең берсенә әйләнәчәк», - диде Илсур Метшин.
Теплицаларга инде шома, чалма
чәчәк сыман һәм купшы төрдәге 1 миллион лалә чәчәге утыртылган. Шушы көннәрдә тагын
берьеллык 2 миллион үсенте утыртырга ниятлиләр. Февраль аенда чүлмәкләрдә үсә
торган 3,7 мең чәчәк утыртылачак.
11,5 мең квадрат метр мәйданлы
яңа комплекс ел әйләнәсе чәчәк үстерергә мөмкинлек бирә. Һади Такташ урамындагы
1980 елларда төзелгән иске корылмалардан аермалы буларак, яңа комплекс шәһәр
өчен тулысынча автоматлаштырылган булуы белән әһәмиятле.
Үсентеләрне әзерләү процессы
роботлаштырылган, ә бу исә эшне шактый тизләтә. Һәм эшләр туфракны формалаштырудан:
башта торф махсус компонентлар белән кушыла һәм орлыклар салынган кассеталар
ясала торган сызыкка озатыла. Аннары кассеталар һава шартлары көйләнгән үсентеләр
зонасына күчә. Моңа кадәр дүрт сәгать эчендә 100 мең үсенте кассетасы әзерләнгән
булса, хәзерге вакытта заманча технологияләр ярдәмендә сәгатенә 86,5 мең
кассета җитештерү мөмкин эш санала. Бу элеккеге күрсәткечләрдән ун тапкырга
артык дигән сүз.
Үсентеләрне үстерү өчен махсуслаштырылган
камера кую хәлиткеч роль уйнаган. Элек үстерү эшчәнлеге тулысынча кул белән башкарылган:
парник эффекты булдыру өчен һәр чәчәкне аерым рәвештә пакет белән каплап куярга
туры килгән. Бүгенге көндә әлеге ысул үсентеләрне үстерү өчен кулланыла торган заманча
камера белән алыштырылган.
Илсур Метшин «Горводзеленхоз» хезмәткәрләренә
мөрәҗәгать итеп, үзенең фикерләрен җиткерде. «Казанның матурлыгы нәкъ менә
биредә, теплицаларда башлана һәм ул сезнең кулларыгыз белән тудырыла. Сезнең тырыш
хезмәтегез нәтиҗәсендә, без биш миллион турист кабул итәбез. Чәчәкләргә күмелеп
утыручы шәһәр матур һәм төзек күренә», - диде Илсур Метшин.
Комплекс үсентеләрне су белән
туендыру буенча алты төрле система белән җиһазландырылган. Шул исәптән яңа
теплицада туклыклы эремәләрне төгәл дозага бүлү өчен тамчылап су сибү һәм
ашламаларны күп тапкыр куллану максатыннан «су күтәрелү-төшү» системасы
кулланыла. Дымлылыкны контрольдә тоту һәм җәйге температураны түбәнәйтү өчен
ясалма томан системасы каралган.
Яңа теплицаларның тагын бер
үзенчәлеге – аларның үз метеостанциясе булуы. Бу климат-контроль системасына
актив эшләргә ярдәм итә: тышкы температура, дымлылык һәм явым-төшем турында тәүлек
дәвамында җыела торган мәгълүматлар бина эчендәге күрсәткечләрне автомат
рәвештә көйләү өчен файдаланыла. Әлеге мәгълүматлар нигезендә система кирәкле
микроклиматны көйләп тотуның оптималь графикларын билгели һәм программалаштыра.
Тулысынча үзәкләштерелгән климат
системасы җылылыкны индивидуаль контурлар аша көйли. Җәй көне кояш нурларын турыдан-туры
чикләү өчен пәрдәләү системасы, шулай ук форточкаларны автомат рәвештә ачу кулланылачак.
Теплица компьютеры белән идарә ителә торган ясалма яктырту нәтиҗәсендә, һава
шартларының нинди булуына карамастан, үсентеләрнең сыйфатлы үсеше гарантияләнә.
Теплицада су белән тәэмин итү
системасы да тулысынча автоматлаштырылган. Элеккеге методлардан төп аерма шунда
ки, биредә тулы циркуляция булдырылган. Моңа кадәр туфракка агып яткан су хәзерге
вакытта җыела, җентекле фильтрация узганнан соң, яңадан эш циклына кайта. Кабат
кулланыла торган махсус әзерләнгән әлеге эремә ресурсларны шактый янга
калдырырга ярдәм итә.
Җитештерү куәтеннән тыш, комплекс
территориясендә хезмәткәрләр өчен заманча ашханәсе булган яңа
административ-көнкүреш бина төзелгән. Бинага суыткыч, микродулкынлы мич, чәйнек
урнаштырылган, шулай ук душ, гардероб бүлмәләрен һәм ял почмагын күрергә була.
«Мондый уңайлыклар, матурлык өчен
сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләр әкияттәге кебек», - дип мөрәҗәгать итте
шәһәр башлыгына предприятие хезмәткәрләре.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан
шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Горводзеленхоз» тресты
муниципаль унитар предприятиесе идарәчесе Роза Җаббарова, Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Альберт Шәйнуров катнашты.