Бүген төнлә шәһәр урамнарында карны
908 берәмлек махсус техника һәм 632 юл эшчесе чистарткан – болар тәүлеклек уртача күрсәткечтән күбрәк саннар. Техниканың һәм
эшчеләрнең саны артуы кичә күп кар явуы белән бәйле. Бу хакта Җиңү
проспектындагы кар эретү пунктында узган күчмә киңәшмәдә Казан мэры Илсур
Метшинга хәбәр иттеләр.
Узган тәүлектә шәһәрнең урам-юл
челтәреннән 18,4 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы 1073 тонна материал
тотылган. Көндез шәһәрне җыештыру эшенә 472 берәмлек махсус техника һәм 594 юл
эшчесе җәлеп ителгән. Тулаем алганда, бу төп магистральләрдә һава торышы
нәтиҗәләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек биргән.
Бүген шәһәр мэры бу көннәрдә зур күләмдә
кар кабул итә торган кар эретү станцияләренең эшен тикшерде. Казанда шундый сигез
пункт эшли – алар Несмелов,
Воровский, Васильченко, Тула, Кутуй, Җиңү проспектында
һәм Порт урамында урнашкан. Барлык станцияләр тәүлегенә 8
036 тонна кар эретергә сәләтле.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында унбер
көн эчендә айлык кар нормасының 63 проценттан артыгы яуган, шуның 50 проценты гыйнварның
беренче көннәренә туры килгән. Нәтиҗәдә, кар эретү станцияләре 4
тапкырга артыграк эшләгән.
Шул
ук вакытта кар эретү станцияләре Казан урамнарыннан җыеп алынган карның
74 процентын – ягъни
250 мең тоннасын гына кабул иткән. Калган кар махсус әзерләнгән вакытлы
пунктларга озатылган. Кыш башыннан Казанда коммуналь хезмәтләр тарафыннан 340
мең тонна кар җыелган. Шуңа күрә хәзерге вакытта өстәмә кар эретү
станцияләре төзү кирәклеге мәсьәләсе карала.
«Без җитди кар яву очрагына юлыктык,
3 һәм 4 гыйнвар көнне явым-төшем аеруча күп булды. Гомумән алганда,
юл хезмәтләре коллапска юл куймады. Шәһәр урамнарыннан җыеп алынган 340
мең тонна карның 250 мең тоннасын мондагы кар эретү станциясе кебек пунктларда эреткәннәр. Проект куәтеннән 4 тапкырга
күбрәк эшләгәннәр. Һәм бүген алар тәүлек буе
эшләүләрен дәвам итәләр. Шуңа күрә, безгә, вакытында кар
эретү өчен, яңа кар эретү пунктлары төзергә кирәк»,
- диде Илсур Метшин.
Җиңү
проспектындагы кар эретү станциясе 2012 елда төзелгән һәм ул шәһәрдә
беренче пункт булып тора. 2020 елда анда төзекләндерү эшләре башкарылган. Ике камерага өченчесен
өстәгәннәр. Бу кар эретү эшчәнлеген тәүлегенә 1148
тоннадан 1722 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек биргән,
станцияне иң куәтлесе иткән. Әмма узган карлы-буранлы көннәрдә әлеге пункт көн саен 5 мең тонна диярлек кар кабул
иткән, бу нормадан берничә тапкырга югары күрсәткеч.
Станцияләрдә кар эшкәртү процессы
күп баскычлы гамәл санала. Биредә кар җыю машиналары карны эре чүп-чар тотылып
кала торган рәшәткәгә бушата. Аннары кар җылы сулы (14–16°C) камерага эләгеп,
анда эри. Эрегән кар суын вак катышмалардан арындыру өчен махсус системадан уздыралар
һәм шуннан соң гына алар коллектор аша шәһәрнең чистарту корылмаларына
җибәрелә.
Йөк машиналарының эшен
оптимальләштерү һәм озын чиратларга каршы көрәшү максатыннан кар эретү
станцияләренең барысына да «Кар талоннары» электрон керү системасы кертелгән.
Система пункт территориясендә транспортның санын күзәтергә һәм туктап тору
вакытын 90 процентка киметергә мөмкинлек бирә. «Водоканал» муниципаль унитар
предприятиесе әлеге карарны эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен V Бөтенроссия «Шәһәр
хуҗалыгы предприятиеләре профессионалларының төбәкара тармакара премиясе –
2004» бәйгесендә икенче урын алган.
Киңәшмәдә җитәкче урынбасары,
төзекләндерү мәсьәләләре белән җитәкчелек итүче Игорь Куляжев, Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты
рәисе Илсур Хисмәтуллин, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры
Рөстәм Габделхаков катнашты.