Быел җәй көне 16-17 яшьлек 55 яшүсмер «Ял» үзәге лагерьларында «Әйдәманнар ярдәмчеләре мәктәбе» программасы буенча практика үтте. Балалар үзләрен вожатый ролендә сынап карадылар, кыйммәтле эш тәҗрибәсе тупладылар һәм беренче хезмәт хакын алдылар – аларның хезмәт хакы бер сменага 17 мең сум чамасы тәшкил итте. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Икенче ел лагерьларда әйдәманнар ярдәмчесе булып яшүсмерләр эшли. Бу яхшы тәҗрибә һәм мәктәп: аларның күбесе бик яхшы әйдәман булачак, ә кемдер педагогик тәҗрибә алачак һәм үз һөнәрен укытучылык белән бәйләячәк», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Моннан тыш, 2016 елдан шәһәрдә «Вожатский огонь!» дип аталган әйдәманнар мәктәбе эшли. Проектны гамәлгә ашыру вакытында Казанның ел саен 200дән артык кешене берләштерә торган әйдәман бергәлеген формалаштыруга ирешелде. Узган елдан Казан лагерьларында эшләү өчен әйдәманнарны әзерләү Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары белән берлектә алып барыла.
Гомумән алганда, Казанның шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1,5 меңнән артык хезмәткәр тәэмин иткән. Алар арасында: вожатыйлар һәм аларның ярдәмчеләре, педагоглар, медицина хезмәткәрләре һәм азык-төлек бүлеге хезмәткәрләре.