Казанда 17—20 сентябрь көннәрендә Аксенов-фест фестивале узачак. Дүрт көн дәвамында шәһәрнең тугыз мәйданчыгында иҗади очрашулар, музыкаль кичәләр, күргәзмәләр оештырылачак, шулай ук «Йолдызлы билет» әдәби-музыкаль премиясен тапшыру тантанасы көтелә. Бу хакта бүген шәһәрнең Башкарма комитетында үткән аппарат киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин сентябрь аеның Татарстан башкаласы өчен Аксенов-фест чарасы белән әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Шәһәрнең төп мәдәни вакыйгасына әйләнгән фестиваль язучы Василий Аксенов тууына 75 ел булу уңаеннан 2007 елда оештырыла башлый. Бу елда ул 18 нче тапкыр үткәрелә, тагы ике елдан чараның 20 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
«Шушы вакыт аралыгында фестиваль үзенең әһәмиятен югалтмыйча, тагы да югары үрләр яулый алды. Катнашучылар саны елдан-ел арта, үткәрелү урыннары күбәя. Яшьләр арасында да чара белән кызыксыну күзәтелә: аларның язучылар белән очрашу теләкләре бик көчле, лекцияләр һәм әңгәмәләр дә игътибар үзәгендә. Фестиваль кысаларында тапшырыла торган «Йолдызлы билет» премиясе күпләр өчен илһам чыганагы булып тора. Әлеге чара кысаларында тамырлары тирәнгә киткән бик нык агач үсеп чыкты. Моның өчен без якташыбыз – бик тә сәләтле шәхес һәм күренекле язучы Василий Павлович Аксеновка рәхмәтле», – диде Илсур Метшин.
18-нче Аксенов-фест чарасының темасы - документалистика. Ул «ДокПроза. ДокКино. ДокТеатр. Одновременно и врозь» дип аталачак.
«Әлеге тема юкка гына сайланмады: Аксенов мирасының зур өлешен әдәби әсәрләр алып торса да, ул үзенең язмаларын шәхси тәҗрибәсеннән чыгып язган дип әйтергә тулы җирлек бар, аның әсәрләре истәлекләргә дә бай. Язучының эссе һәм мемуарлар җыентыгында документларга нигезләнеп язылган урыннарны шактый очратырга була», – дип аңлатып үтте Азат Абзалов.
Фестиваль көзге чаралар программасын ачып җибәрәчәк һәм Казанның тугыз мәдәни мәйданчыгында - Аксенов йортында, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, 13, 26, 27 нче номерлы шәһәр китапханәләрендә, Казан Ратушасында, Балыкчы бакчасында, Аксенов бакчасында һәм Елмай паркында үтәчәк. Аксенов-фестта катнашучылар арасында – күренекле шагыйрьләр, язучылар һәм режиссерлар. Чарага шәрәфле кунаклардан Евгений Попов, Эдуард Веркин, француз язучысы Ив Готье һәм башка сәнгать әһелләре килер дип көтелә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә фестиваль көннәрендә иҗади очрашулар үтәчәк. Чараларда Аксенов иҗатында документалистиканың роле хакында фикер алышачаклар. «Литературная газета»ның баш мөхәррире Максим Замшев үзенең яңа китапларын тәкъдир итәчәк. Театр һәм кино режиссеры Андрей Опарин үзе куйган спектакльләр мисалында документның театр киңлекләрендә шигъри перфоманска әйләнүе хакында сөйләячәк. Режиссер һәм журналист Рәдиф Кашапов «Мон. Аңлашу» фильмын тәкъдим итәчәк. «Моң» театр мәйданчыгында «Луманзе/Кар кызы» спектаклен күрсәтү күздә тотыла. Ив Готье Михаил Пришвин көндәлекләре белән эшчәнлеге һәм үзенең «Возврату не подлежит» дигән яңа романы хакында сөйләячәк.
Аксенов йортында язучыга багышланган яңа күргәзмә оештырылачак. Язучы Евгений Попов «Саша. Александр Кабаков и его время» («Саша. Александр Кабаков һәм аның чоры») дигән яңа китабын тәкъдир итәчәк. Музейда Екатерина Варкан катнашында «Пушкин һәм Наталья Гончарова йөзекләре. Артефакт һәм әдәби ачышлар» темасына иҗади очрашу оештырылыр дип көтелә. Язучы һәм тарихчы Илья Бояшов тамашачылар белән бергә «Әдәби әсәрдә документ, риваять һәм миф яши аламы?» темасына фикер алышачак.
Аксенов бакчасында 19 нчы сентябрь көнне «Александр укулары» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби тамаша көтелә. Казанның әйдәп баручы актерлары Александр Кабаков әсәрләреннән өзекләр укыячаклар. Чарада «Йолдызлы билет» премиясе лауреаты Анна Королева саксофонда уйнаячак. Шул ук көнне Елмай паркында балалар һәм олылар өчен «На полпути к Луне» («Айга ярты юлда») дип исемләнгән музыкаль-әдәби кичә оештырыла. Кич белән исә Балыкчы бакчасында «Сосна чабатасы» фильмы күрсәтелә һәм режиссер, музыкант Рәдиф Кашапов белән очрашу оештырылачак. Теләге булганнар мастер-класста инде онытылып бара торган «Сосна чабатасы» дип аталган татарча биюне искә төшерә алачак.
Фестиваль чаралары яңартылган муниципаль китапханәләрдә дә үтәчәк. Әлеге мәдәни мәйданчыкларда язучылар белән очрашулар, китапларны тәкъдир итү кичәләре күздә тотыла. Казан Ратушасында сәләтле яшь авторларга «Йолдызлы билет» әдәби-музыкаль премиясе тапшырачаклар. Кичәнең музыкаль өлеше өчен «Машина времени» төркеме җырчысы, талантлы гитарачы Евений Маргулис җаваплы.
Чараның тулы программасы белән Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасында рәсми сайтта танышырга була. Һәр кешенең якын арада теркәлеп, фестивальгә кагылышлы чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге дә бар.