Җәйге каникулларда мәктәп яны һәм шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында 34 мең 692 бала ял иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 4 мең 775 кешегә күбрәк. Ел башыннан 46 мең 735 бала оештырылган ял белән тәэмин ителгән, ел ахырына кадәр тагын 1423 кешене җәлеп итү планлаштырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Җәйге сменалар 170 мәктәп яны лагеренда, шулай ук 170 хезмәт һәм ял лагеренда, 27 шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда һәм «Җиһан балалары» палаткалы лагеренда узды. Быел программаны гамәлгә ашыруга гомуми күләмдә 622,9 млн сум финанслау каралган. Шуның 451,4 млн сумы республика бюджетыннан, 5 млн сумы муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән. Өчтән береннән дә кимрәген ата-ана түләүләре тәшкил иткән.
«34 меңнән артык баланың ялын оештыру — җаваплы эш. Балаларның ялы өчен ата-аналар түләүләренең өчтән берен генә тәшкил итте, калганын без төрле дәрәҗәдәге бюджеттан капладык. Лагерьларда үткәрелгән төзекләндерүдән соң балаларын ялга җибәрергә теләүче ата-аналар саны арта», — диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Лагерьларда сәламәтлек мөмкинлекләре яикләнгән 170 бала, МХОда катнашучыларның 685 баласы ял итте
Беренчеләрдән булып юлламаларны МХОда катнашучыларның, аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрнең сәламәтлек ярдәменә мохтаҗ балалары алды. «Шуңа күрә төп өстенлек аларга иде. Керемнәре җитәрлек булган ата-аналар исә балаларының ялын мөстәкыйль рәвештә кайгыртырга һәм түләргә сәләтле», — дип ассызыклады ТР башкаласы башлыгы.
Мисал өчен, лагерьларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 170 бала ял иткән. Ә июль аенда «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен смена узды. Дәресләр һәм мастер-класслар алар өчен һөнәри юнәлешкә һәм күнекмәләрне үстерүгә басым ясалды.
Быелдан балалар лагерьларында инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус квоталар бүлеп бирелә. Шул ук вакытта «Ял» үзәге шәһәр мэры Илсур Метшин кушуы буенча 2021 елдан бирле «Восток», «Заречье» һәм «Юнитур» лагерьлары базасында сәламәтлек мөмкинлекәре чикләнгән балалар өчен сменалар оештыра.
«Инвалид балалар өчен квота быел гына мәҗбүри булды. Без бу мәсьәлә белән биш елдан артык шөгыльләнәбез. Анда хезмәткәрләр өчен дә, озата баручылар өчен дә үз сораулары бар иде. Хәзер инде без мондый ялны ничек оештырырга икәнен беләбез», — дип билгеләде Казан башлыгы.
Быел җәй көне шәһәр яны лагерьларында махсус операциядә катнашучыларның 685 баласы бушлай ял иткән. Ел башыннан бирле мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында барлыгы 2 мең 326 бала ял иткән. «Бу юнәлештә эш көз көне дә дәвам итәчәк», – дип өстәде Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балалар өчен ел саен сменалар уза. Бу социаль яктан куркыныч хәлдә булган, шулай ук балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарында һәм учреждениеләрендә исәптә торучы балалар. Ел башыннан әлеге категориядәге 869 баланың ялы оештырылды, шуларның 681е җәйге чорда ял итте. Алия Заһидуллина хәбәр иткәнчә, көзге каникулларда тагын 254 бала ял итәчәк.
«Бригантин» БСЛ базасында җәй көне «Җиһан балалары» палаткалы лагереның тугыз сменасы узды. Аларда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән 125 бала, шулай ук профилактик исәптә торучы, девиант тәртиптә булучы балигъ булмаганнар ял итте. Август аенда Баулыда «Галактика балалары» республика сменасы узды, анда Казан командасы да катнашты.
Лагерьларда 30дан артык юнәлештә программа үткәрелде
Быелгы җәйдә лагерьларда 30дан артык юнәлештә программа, шул исәптән физкультура һәм спорт, гражданлык һәм патриотик, туристлык һәм туган якны өйрәнү, техник, табигать белеме, сәнгать һәм башкалар оештырылды. Һәркайсы өчен мастер-класслар, бәйгенамәләр, кызыклы экскурсияләр һәм уеннар уздырылган чаралар эшләнде.
«Киләчәкне сайлыйм» проекты кысаларында 300дән артык бала алдынгы җиңел сәнәгать предприятиеләрендә һәм технологик мәйданчыкларда булды. Экскурсияләр «Татнефть» ГАҖнең «Игелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсы кысаларында оештырылды. Июньдә ял итүче балалар өчен «СИБУР» компаниясе күргәзмәсе буенча экскурсия оештырылды, анда алар җитештерүнең заманча технологияләре белән таныштылар.
2025 елның җәендә «Беренчеләр хәрәкәте» проекты көннәрендә барлык муниципаль лагерьлар катнашты. Ә «Восток» лагеренда хәрәкәтнең шәһәр бүлеге белән берлектә июньдә 160 кешене колачлаган «Беренчеләр заманы» профиль сменасын оештырдылар.
Шулай ук Казан командасы быел җәй «Заречье», «Ново-Юдино», «Юнитур», «Молодежный» һәм «Восток» лагерьларында булды. Алар уен формасында балаларга мэриянең ничек төзелүе һәм эшләве турында сөйләделәр. Балалар үзләренең «хыял шәһәре» өлгесен төзегәндә шәһәр төзүчеләр ролен үзләренә сынап карый алдылар, шулай ук Казан турында сораштырмада (командалы акыл уенында) катнашып, шәһәр турында белемнәрен тикшерделәр һәм киңәйттеләр.
Балалар лагерьларындагы җәйге кампания Казан урамнары башламнарында исемнәре мәңгеләштерелгән Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган иде. Мәсәлән, «Семен Коновалов. Җир сакчылары» сменасы кунагы Семен Коноваловның оныгы булды, малайның әтисе хәзерге вакытта махсус операция уздыру зонасында.
«Бу гаилә тарихында — бөтен илебез тарихы, аның героик үткәне һәм фидакарь бүгенгесе. Һәм һәр бала үз гаиләсе үрнәгендә гаиләнең шәхси тарихларының тулы бер ил тарихы белән тыгыз бәйләнгән булуын күрә ала», – диде докладчы.
Сменаларның берсендә балалар, үз инициативалары белән, сугышчыларга фронтка видеохәбәр яздырдылар. Үз чиратында хәрби хезмәткәрләр юллама өчен рәхмәт белдереп җавап видеосы җибәргәннәр, ә кемдер хәтта әтисеннән шәхси сәлам алган. Моннан тыш, лагерьларда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм МХОда катнашучылар белән очрашулар узды. Июль аенда «Ял» үзәге лагерьларыннан 200дән артык бала «Җиңү поезды» интерактив күргәзмәсендә булды.