9 нчы сентябрь көнне Горький исемендәге паркта зур бәйрәм чарасы көтелә – Казанның тормыш сөючеләре көнен билгеләп үтәчәкләр. Өлкән буын вәкилләрен бай эчтәлекле программа көтә: биредә төрле мастер-класслар үтәчәк, күргәзмәләр, кызыксынулар буенча бүленгән клублар эшләячәк, төрле бәйгеләр һәм концерт оештырылачак. Чараның төп кунагы – популяр башкаручы Прохор Шаляпин. Бу хакта Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итә.
Казан мэры Илсур Метшин, актив озын гомерлелекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклап, казанлыларның 2024 ел нәтиҗәләре буенча уртача яшәү озынлыгы 76, 6 яшькә җитүен билгеләп үтте. Бу күрсәткечләр узган биш ел белән чагыштырганда – 3,3 яшькә, узган 20 ел белән чагыштырганда – 8,6 яшькә озаграк булып чыга. «Лаеклы ялдагы өлкән буынның тормышы мәгънәле булуын һәм һәрберсенең күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнә алуын телибез, – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. – Безнең кадерле пенсия яшендәге өлкән буын – чын пионерлар. Алар - тормыш сөючеләр үрнәге, күтәренке кәеф чыганагы, спорт өлкәсендә дә сынатмыйлар – гел уңышка ирешәләр, мәдәни чараларда да бик актив алар».
Мэр «Тормыш сөюче» программасы белән таныш булмаганнарның бәйрәмгә килүләрен оештырырга, аларны өлкәннәр өчен тәкъдим ителә торган юнәлешләр белән таныштырырга тәкъдим итте. «Теге яки бу мәйданчыкта тормыш сөючеләр белән очрашу мизгелләрендә безнең тарафтан кабул ителгән карарның ни дәрәҗәдә дөрес булуына инанам. Актив ветераннарыбызга, пенсия яшендәгеләргә яшәү урыны буенча шартлар булдыру бик мөһим эш», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Горький исемендәге паркта бик күп тематик мәйданчыклар эшләячәк. Кунакларны каршы алу ноктасында халыкның ялын оештыру оешмалары хакында мәгълүмат биреләчәк. Биредә пенсия яшендәгеләр үзләренең күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, әлеге юнәлеш буенча эшли торган мәдәни үзәккә, китапханәгә, спорт клубына языла алачак.
Спорт мәйданчыгында тормыш сөючеләр аэробика, гимнастика һәм йога белән шөгыльләнә, «Озын гомер уеннары» спартакиадасы юнәлешләре белән таныша, теннис һәм дартс уйный алачак.
Иҗтимагый сәламәтлек үзәге мәйданчыгында теләге булган һәр кешенең кан басымын үлчәячәкләр, канда холестерин күләмен тикшерәчәкләр.
Өлкән яшьтәгеләр өчен шахмат ярышлары үтәчәк, китап сөючеләр исә китаплар белән алмашачак. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше, ышанычны яулап кешене алдалау очракларын булдырмый калу хакында лекцияләр уку күздә тотыла.
«Ышаныч» психология үзәге белгечләре өлкәннәргә психологик ярдәм күрсәтү буенча консультация үткәрәчәк. Шәһәрнең мәшгульлек үзәкләре һәм социаль хезмәт күрсәтү белгечләре өлкәннәрне эшкә урнаштыру һәм социаль яктан тәэмин итү буенча ярдәм итәчәк.
Шулай ук бәйрәм кысаларында «Игелек ярминкәсе» дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрү күздә тотыла. Җыелган акчалар аз керемле һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәмгә тотылачак. Хайваннар яратучылар исә «Дуслык тәпие» чарасында катнаша ала.
Бу көнне төп сәхнә мәдәни программалар үзәгенә әверелә. Биредә шәһәрнең вокал һәм хореография төркемнәре концерты үтәчәк, активистларны бүләкләячәкләр, шулай ук дискотека, «Алтын бикә» матурлык клубыннан дефиле көтелә. Күренекле башкаручы Прохор Шаляпин чараның төп кунагы булачак.
Бәйрәм чарасы 10:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куйган «Тормыш сөюче» социаль проекты Казан мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән 2016 елдан гамәлгә ашырыла. Ул пенсия яшендәге казанлыларның ялын оештыруга, аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, сәламәтлекләрен саклауга һәм гомерләрен озайтуга юнәлдерелгән. Проект башланып киткән вакытта мондый чараларда 1,5 мең кеше катнашкан булса, хәзерге вакытта аларның саны якынча 170 меңгә җитә.
«Тормыш сөюче» проекты буенча сораулар булганда +7(843)236-42-93 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.