Биектау районындагы сафка кертелә торган беренче бистә җир участокларын бүлү тәмамланган, чиратта – киләсе комплекслар.
(KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Җирләрне бүлеп бирү һәм аларны милеккә яздыру гадәти темпта бара – монда бернинди аврал яисә түрәләр волокитасы булырга тиеш түгел. Бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин әнә шундый фикер белдерде.
Шәһәр башлыгы “бәби-бум” кичергән шәһәр өчен күп балалы гаиләләргә дәүләтнең теләсә нинди ярдәме мөһимлеген билгеләде һәм “чират барышын һәм закон үтәлешен игътибар белән” тикшереп торуны йөкләде, “җир участокларын сайлауда бернинди коррупция һәм ялган схемалар булырга тиеш түгел” – дип белдерде И. Метшин.
Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ирек Фәттахов сүзләренә караганда, бүгенге көндә түләүсез нигездә җир алуга күп балалы гаиләләрдән 4152 гариза теркәлгән, бу сан даими рәвештә үсеп тора. Хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр ТР Биектау районында Каймар бистәсе янында 302 җир участогы сайлаган. Шулардан – 282 җир участогы булачак бистәнең беренче сафка кертелеп җибәрә торган комплексында, калганнары икенче һәм дүртенчедә.
Булачак бистәнең 6 сафка кертелә торган комплексында барлыгы 1811 участок планлаштырылган, 3-се кадастр учетына куелган. Комплексларда 282, 381 һәм 295 участок бар. Шәхси-торак төзелеше өчен 6-дан алып 12 сотыйга кадәр булган 1735 участок билгеләнгән, калганнары бистәнең социаль инфраструктура объектлары өчен, аерым алганда 860 урынлы 4 мәктәп һәм 220 урынга исәпләнгән 7 балалар бакчасы өчен резервта саклана. Бистә эченнән 4 км озынлыктагы юл үтәчәк.
Ирек Фәттахов 1103 җир участогына кадастр паспортлары алу турында хәбәр итте. “Шулардан 958 – шәхси торак төзелеше, калганнары социаль яктан тәэмин итү объектлары, инженерлык инфраструктуралары һәм бистәнең гомуми кулланылыш территориясе өчен резервта саклана”, - дип хәбәр итте Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.
Ноябрь ахырында күп балалы гаиләләр өчен икенче җир биләмәсе – ТР Лаеш районының Сокура поселогы янындагыгы җир биләмәсен муниципаль милеккә тапшыру планлаштырыла. Җир участокларын Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты гаиләләргә декабрьдә бирергә ниятли. Булачак поселокка 960 участоктан торган планлаштыру проекты эшләнгән, шуларның беренче комплексында шәхси торак төзелеше өчен 357 участок бүлеп бирелгән.
Илсур Метшин булачак бистәләрнең инфраструктурасын булдыру, аерым алганда инженерлык коммуникацияләре һәм юллар тзелеше федераль закон белән каралмаган, дип билгеләде. “Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү программасын финанслау ягыннан ярдәм булачагына өметләнәбез. Бюджетның барлык 3 дәрәҗәсе һәм халык үзе катнаша торган ТКХ реформалаштыру турындагы федераль закон – бик әйбәт мисал. Программаның катнашучылары, күп балалы гаиләләр, мондый программа барлыкка килгән очракта, катнашырга каршы түгел”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.