Бәйрәм кичәсендә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 20-нче ноябрь). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Казан” бию ансамбленең бәйрәм концерты узды. Әлеге чара иҗат коллективының 15 еллыгы уңаеннан оештырылган. Талантлы коллективка озак еллар дәвамындагы эшчәнлеге өчен рәхмәтен җиткергән Казан Мэры Илсур Метшин артистларны котлап, ансамбль үсешенә ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
“Казан”муниципаль бию ансамбле 2012-нче елда 15-нче юбилей сезон тәмамлады. Кыска вакыт эчендә ансамбльнең үз кабатланмас репертуарлы барлыка килгән. Бүгенге көндә ТР атказанган артисткасы Чулпан Закирова җитәкләгән “Казан” бию ансамбле Татарстан башкаласының “визит карточкасы”на әйләнде.
Коллектив нигезен 30 кешедән һәм 12 оркестр артистыннан торган югары профессиональ балет труппасы тәшкил итә. Фолк, степ һәм модерн – бер үк вакытта өч төрле юнәлештә эшли торган әлеге балет труппасы бөтен Идел буена бердәнбер. Коллектив репертуарының йөзек кашы - бию этюдларыннан торган, бердәм мәгънә белән берләштерелгән, спектакльнең яңа сәхнә формасы .
“Казан” бию театрына номер куелышын әзерләү өчен бөтен Россиядән балетмейстерлар чакырыла. Репертуарда Пятницкий исемендәге академия хоры, “Крым”, “Абхазия”, “Лезгинка” дәүләт ансамбльләре балетмейстерлары куйган биюләр бара.
Ансамбль гастрольләр белән Мальта, Тайвань, Испания, Малайзия, Тунис, Төркия, Италия, Греция, Австралия һәм башка бик күп илләрдә булып кайткан.