Рөстәм Миңнеханов Казанда "МакХэппи Көн" акциясенә старт бирде
(KZN.RU, 20-нче ноябрь) Бүген Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “МакХэппи көне” хәйрия акциясенә старт бирде. Шулай ук акциядә Казан Мэры Илсур Метшин, Россиядә һәм Көнчыгыш Европада “Макдоналдс” президенты Хәмзәт Хасбулатов катнашты.
“МакХэппи көне” хәйрия акциясе ел саен 20 нче ноябрьда бөтен дөнья күләмендә 33 мең 500 “Макдоналдс” ресторанында ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен уздырыла. Россиядә бу акция 11 нче тапкыр уздырыла, быел барлык “Макдоналдс” Россия рестораннары 20 нче ноябрьда фри-бәрәңге сатудан җыелган акчаларны Россиядә беренче бушлай "Роналд Макдоналд йорты” кунакханәсе төзелешенә бирәчәк.
Шул ук максатларга РБКХнең (ДРКБ) кечкенә пациентлары эскизлары буенча эшләнгән йөзекләрне сатудан җыелган акчалар да юнәләчәк. Барлыгы 500 мең йөзек эшләп чыгарылган, һәрберсенең бәясе – 20 сум.
“МакХэппи көне” акциясе кысаларында рестораннарның сату өстәле янына танылган кешеләр басачак. Бүген иртән Казан рестораны кунакларына Россиянең халык артисткасы Венера Ганиева, Олимпия уеннары призеры Светлана Демина, Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов хезмәт күрсәтте. Тантанада Казан РБКХ хезмәткәрләре һәм әти-әниләре белән кечкенә пациентлар да булды.
Россиядә һәм Көнчыгыш Европада “Макдоналдс” президенты Хәмзәт Хасбулатов акциягә старт бирү тантанасында чыгыш ясаганда, үзенең үткән 11 елда бу көнне Мәскәүдә Пушкин мәйданы рестораны кассасында эшләвен, ә бүген беренче тапкыр Казан рестораны кассасына басачагын әйтте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов авыру балалы гаиләләр өчен кунакханә булдыруның мөһимлеген билгеләде. “Макдоналдс” компаниясе үзен хәйрия эшендә бик күп тапкыр күрсәтте инде, һәм без Универсиадага кадәр тәмамланыр, дип өметләнгән яңа проект тагын бер зур бүләк булачак”, - дип белдерде республика башлыгы.
Тантанада катнашкан РБКХнең кечкенә пациентлары Рөстәм Миңнехановка үзләре ясаган йөзекләрне бүләк иттеләр. Мөхтәрәм кунаклар балалар белән фотога төштеләр һәм ресторанда заказ ясап, “МакХэппи көне” акциясенә символик старт бирделәр
Фоторепортаж