И.Метшин Универсиададан соң мәктәп укучыларын һәм студентларны тукландырып торачак предприятиене карап чыкты
(KZN.RU, 20-нче ноябрь). Универсиада кунакларына һәм катнашучыларына хезмәт күрсәтү өчен төзелгән Казанның яңа туклану комбинаты 2013 елның февралендә тест режимында эшли башлый. Уеннар тәмамланганнан соң предприятие студентлар һәм мәктәп укучылары ашханәләренә, шәһәребезнең башка социаль учреждениеләренә хезмәт күрсәтәчәк. Тула урамы буенча 56 йортта урнашкан, әле генә төзелеп беткән фабрика бинасын бүген Казан Мэры Илсур Метшин карап чыкты.
Август аендагы сәфәрләренең берсендә “Казаньцентрстрой” ААҖ Мэрга төзелеш эшләрен ноябрьгә башкарып чыгарга вәгъдә бирде. Төзү оешмасы вәгъдәсендә торды. Хәзер бары электр энергиясен тоташтырып, кирәкле җиһазларны алып киләсе һәм урнаштырасы гына калды.
“Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП директоры Марат Каһарманов хәбәр иткәнчә, предприятие территориясенең гомуми мәйданы 26130 кв.метрны тәшкил итә. Шул исәптән – 900 т исәпләнгән яшелчә саклау урыны, җитештерү базасы, яшелчә эшкәртү цехы, суыткыч камералары, туңдыру камералары, салкын һәм кайнар цехлар, лаборатория, кладовой, шулай ук персонал өчен бүлмәләр.
Универсиада вакытында фабрикада өч сменада 160 кеше эшләячәк. Универсиада кунаклары һәм катнашучыларына ризык әзерләү эшенә 1300 пешекче җәлеп ителәчәк, аларның төп өлеше Универсиада Авылында хезмәт күрсәтәчәк.
“1300 пешекче – җитди сан. Моның кадәр санда хезмәткәр җыю – бер эш, аларны өйрәтү – икенчесе һәм иң мөһиме – Универсиадага кадәр саклап калу”, - дип шәрехләде шәһәр башлыгы.
Комбинат югары дәрәҗәдә әзерлектәге продукция чыгарачак, ягъни, гамәлгә кую урыннарында алар җылытып яисә пешереп бетереп биреләчәк. Технологиясе шундый: яшелчә, кош, балык эшкәртелгән килеш кайнар цехка җибәреләчәк, анда алар термик ысул белән эшкәртеләчәк һәм ризык әзерләнәчәк. Моннан соң продукция төргәкләнә, тәүлек саклана торган суыткыч камераларына озатылачак, аннары билгеләнгән урынга җибәреләчәк.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, куркынычсызлык һәм яшәүне тиешенчә оештыру белән беррәттән, туклану – Универсиада кебек масштаблы чараларны үткәрү вакытында өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып кала.
“Татар һәм рус ашлары менюның 6-нчы өлешен алып торуга карамастан, бу – кунакларыбызга истә калырга тиешле штрих”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Исегезгә төшерәбез, Универсиада спортчыларын көненә 4 тапкыр – иртәнге аш, төшке аш, кичке аш һәм соңгы кичке аш белән тукландырачаклар. Менюга 5 төрле – Европа (40-45%), рус һәм татар (10-15%), Азия (20%), хәләл (10%) һәм вегетариан (10%) кухнялары кертелгән.