(KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин бүген подрядчы оешмасы ноябрь ахырына тәмамларга вәгъдә биргән Зур Казан боҗрасындагы тукталыш павильоннарын монтажлау буенча эш барышын бәяләде. Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, Универсиадага 400-дән кимрәк булмаган санда тукталыш павильоннарын яңарту кирәк булачак.
Эш сәфәрендә беренче вице-мэр Иршат Минкин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгының урынбасары Илья Коротихин, Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисенең урынбасары Людмила Алешина катнашты.
5-нче номерлы трамвай маршрутының соңгы – “Солнечный город” – тукталышының яңа павильонын караган вакытта Мэрга хәзерге вакытта булган тукталыш павильоннары япмаларының үрнәк проектларын тәкъдим иттеләр.
Тукталыш павильоннарына төп таләп – аларның уңайлы булуы, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. “Элек булган квадрат кирпеч тукталышлар булмаячак, әмма матур булып, уңайсыз булганнары да кирәкми. Бу бер дә вак-төяк мәсьәлә түгел”, – дип билгеләде Мэр. Ул пассажирларның үзләреннән фикерләрен җыеп, аларны киләчәктә исәпкә алуны йөкләде.
Шулай ук И.Метшин салынган рельслардан 30-40 см түбәнрәк булган мәйданчыкларда 6 трамвай тукталышында проблеманың ни рәвешле хәл ителүе белән кызыксынды. Капиталь төзелеш һәм реконструкция башлыгының урынбасары шәһәр башлыгын якын арада җитешсезлекләр эшләнеп бетәчәк, 3 тукталышны биеклеккә күтәрергә калды дип ышандырды.
Ахырда шәһәр башлыгы шәхси-дәүләт партнерлык механизмын активрак файдаланырга чакырды.
“2013 елгы Универсиадага кадәр без 400-гә якын тукталыш япмалары урнаштырырга планлаштырабыз. Бүген безгә реклама бирүчеләр өчен аеруча кызыклы булган географик нокталарны билгеләргә кирәк, алар тукталыш павильоннарын урнаштырып, аларны чиста һәм тәртиптә тотып, шул ук вакытта үз мәгълүматларын урнаштыра алырлар иде. Калган япамаларны шәһәр бюджеты хисабына урнаштырачакбыз”, - дип белдерде И.Метшин.
Моннан тыш, Мэр “Метроэлектротранс” МУП башлыгының 5-нче номерлы яңа трамвай маршрутында хәрәкәт интервалы (6-7 минуттан артмый) хакындагы вәгъдәсенең үтәлеше белән кызыксынды. Транспорт комитеты рәисенең урынбасары Людмила Алешина сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәте яисә контакт челтәрендәге җитешсезлекләр булгандагы очраклардан тыш, әлеге интервал саклана. Бүген иртән барлыкка килгән тоткарлану вагоннарның берсендә табылган шикле пакетка бәйле булган, пакетны хокук саклау органнары катнашында тикшерергә туры килгән.