(KZN.RU, 21-нче ноябрь). Вакытның киеренкелеге юл эшләрен башкару технологияләрен бозуны акламый. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының чираттагы “төзелеш чәршәмбесе”ндә Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шәһәр Мэриясендә узган киңәшмәдә юллар төзү һәм аларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе тикшерелде. Биредә Казан Башкарма комитетының структур бүлекчәләре, подрядчы һәм проект оешмалары җитәкчеләре, проект төзүчеләр катнашты.
“Һава торышы шартларына бәйле рәвештә подрядчылар асфальтның югары катламын җәеп өлгерми икән, димәк, эш язын эшләнеп бетергә тиеш. Яңгыр, карда асфальт салынмый. Сыйфатсыз эшлисез икән, димәк, үз акчагызга эшлисез. Бәхеткә каршы, безнең халык контроле бар, кешеләр мондый очраклар хакында шунда ук хәбәр итәләр. Гөнаһка җиткермәгез, бер үк хаталарны кабатламагыз”, - дип кисәтте подрялчыларны Мэр.
Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгының урынбасары Илья Коротихин хәбәр иткәнчә, нормативлар нигезендә, юл салуны минус 5-тән дә кимрәк булмаган очракларда башкарырга ярый. Бүгенге һава шартларына бәйле рәвештә, асфальтның түбән катламын җәюне генә сыйфатлы башкарып була. Шул сәбәпле берничә урамда, шул исәптән Тукай урамында, асфальтның югары катламы 2013 елның язында салыначак. Мондый ук карар киңшәмәдә Бондаренко урамына бәйле дә кабул ителде.
Киңәшмәдә тротуарлардагы җитешсезлекләр мәсьәләсе дә күтәрелде. ЮХИДИнең Казан буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов билгеләп узганча, юл салу урыннарында җәяүлеләр юллары һәм тротуарлар начар хәлдә кала. “Агач яисә асфальт-бетон катламы юк”, - дип белдерде шәһәр автоинспекциясе башлыгы.
Вице-мэр Иршат Минкин билгеләп узганча, мисалга Чернышевский һәм Яхин урамнары киселешендәге сыман тротуарлар “вак ташта” – җәяүлеләр өчен бу уңайсызлык кына түгел, язын, кар эрегән вакытта аны су юып агызып китәчәк.
И.Метшин фикеренчә, Пушкин урамында тротуар плиткасын салу эше артык әкрен темплар белән бара. Якын арада эшләр тәмамланачак, дип җавап бирде подрядчылар.
Шәһәр башлыгы киңәшмәдә катнашучылар игътибарын яңа объектлар төзегән вакытта “Һәркемгә уңай мохит” таләпләрен үтәүгә җәлеп итте. Әлеге мәсьәләдә инвалидлар җәмгыяте һәм ТР Хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән ешрак киңәшләрегә тәкъдим итте. “Уңай мохит таләпләрен гамәлгә куюда авырлыклар юк. Тыңлый белергә һәм әлеге кешеләрне ишетә белергә кирәк”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Ул шулай ук уңай мохит элементларын оештырган вакыттагы җитешсезлекләрне подрядчылар үз акчаларына төзәтергә тиешлеген билгеләде.