(KZN.RU, 21-нче ноябрь). 1 декабрьгә кадәр юл объектлары шәһәр балансына тапшырылмаган подрядчылардан кышын хезмәт күрсәтүләренә килешүләр төзү сорала. Бүгенге традицион төзелеш чәршәмбесендә Казан Мэры Илсур Метшин шундый таләп куйды.
Документ кышкы вакыттагы юл хезмәтләрен тәртиптә тотачак – йөри торган юл өлешләрен кар һәм бозлавыклардан чистартуны тәэмин итәчәк. Юллардагы хәрәкәтнең тест режимында ачык булган күпчелек өлешләре кыш дәвамында подрядчы оешмалар карамагында булачак. Бу исә, аларның тәэмин ителеше подрядчылар җилкәсенә төшә дигән сүз. Илсур Метшин аныклап үткәнчә, махсуслаштырылган техникалары булган оешмалар юлларны үз көчләре белән чистарта алачак, калганнарына төзекләндерү предприятиеләре белән килешүләр төзергә кирәк булачак.
Илсур Метшин Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенә подрядчы оешмалары белән 1 декабрьгә кадәр килешүләр төзүне тәэмин итүне, ә Административ-техник комиссия идарәсенә көндәлек режимда юлдагы ситуацияне контрольдә тотуны максат итеп куйды. Әгәр подрядчылар кар явудан һәм бозлавыклардан барлыкка килгән уңайсызлыкларны тиешле срокта бетермәсәләр, аларга штраф яный.
Исегезгә төшерәбез, карны читкә чыгаруның норматив сроклары кар катламының калынлыгыннан тора: 6 сантиметрга кадәр булган кар катламы 1-2 көн эчендә чыгарылырга тиеш, 10 сантиметрга кадәр булса – 4 көннән дә артмавы сорала.
Кышкы сезонда юлларның тәэмин ителеше 1 ноябрьдә старт алды, ул 151 көн дәвам итәчәк һәм 31 мартта төгәлләнәчәк. Бүген муниципаль предприятиеләр карамагында 642 данәдә техник җиһазландырулар бар. Әлегә шәһәр хезмәткәрләренең игътибары юлдагы бозлавыкларны булдырмауга юнәлтелгән.