(KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казан шәһәре Думасының чираттагы XVIII сессиясе Казан Ратушасында 28-нче ноябрь көнне көндезге 10-да булачак. Мондый карар бүген Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында кабул ителде.
Депутатлар карары нигезендә, чираттагы сессия көн тәртибенә 10 мәсьәлә кертелә. Булачак сессиянең төп мәсьәләләреннән берсе – “2013 елга һәм планлы чор 2014-2015 елларга Казан бюджеты турында”гы мәсьәлә. Казан шәһәре Думасы сәркатибе Людмила Андреева билгеләп узганча, бюджет проекты Дума карарына вакытлы тәкъдим ителде, аның буенча үткәрелгән ачык тыңлауларда Салмачи бистәсендә яшәүчеләр дә катнашты. “Әлеге бистәдә яшәүчеләр Казан шәһәре Думасыннан Черноплодная урамы буенча газ үткәрүне сорый. Башкарма комитет әлеге мәсьәләне эш өчен кабул итте”, - дип төгәлләштерде ул.
Сессиядә депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне тикшерәчәк:
Казан шәһәре Думасының салым буенча аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм планлы чор 2014 һәм 2015 елларга бюджеты турында
Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыру прогноз планының (программасы) 2011 елга һәм перспектива белән 2013 елга кадәр үтәлеше турында
Казан шәһәрендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы хисабы
Россия эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе башлыгы хисабы
Казанның муниципаль милкен ышаныч идарәсенә тапшыру тәртибе турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең 2011 елга һәм перспектива белән 2013 елга кадәр муниципаль милкен хосусыйлаштыру фараз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм планлы чор 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының 2013 елга эш планы проекты турында
Төрлесе.
Шулай ук Казан шәһәре Думасы Президиумы Казанның Мактау китабына театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының директоры, сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Александр Славутский исемен кертергә карар кылды.
“Бу хөрмәткә лаеклы, башкалабызның мәдәни тормышына зур өлеш керткән кеше”, дип ассызыклады Илсур Метшин.