“Яшел” хәрәкәтне оештыручы Феликс Финкбайнер Илсур Метшин белән бергәләп Россиядәге беренче агачын утыртты.
(KZN.RU, 23-нче ноябрь). Россиядә беренче булган “Plant-for-the-Planet” коммерцияле булмаган экология фондының вәкиллеге Казанда ачылырга мөмкин. Бу хакта бүген Казан мәктәпләре укучылары белән очрашу барышында бөтен дөньяны яулап алган, агачлар утырту акциясенең яшь инициаторы, БМО эгидасы астында “Plant-for-the-Planet” (“Планетабызны яшелләндерик”) экология хәрәкәтенә нигез салучы Феликс Финкбайнер шулай дип белдерде.
15 яшьлек баварияле Казанга шәһәребезнең Мэры Илсур Метшинның чакыруы буенча килде. “Феликс Финкбайнерга 9 яшь булганда ул һәр илдә миллион агач утыртырырга карар кыла. Шул вакыттан башлап, аның тырышлыгы белән бөтен дөньяда миллиард агач утыртылган. Мондый егет планетадагы тормышны үзгәртә ала”, - дип тәкъдим итте Илсур Метшин Бавария кунагын.
Россиядәге беренче агасын Феликс Финкбайнер бүген Илсур Метшин һәм Казан мәктәп укучылары – экология хәрәкәте активистлары – белән бергә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры янында утыртты. Әлеге вакыйга истәлеге итеп Илсур Метшин егеткә махсус диплом тапшырды. “Мин мондый кеше белән очрашуыма шатмын. Казанны яхшырту турында уйлыйбыз икән, Феликска бер илдә агачлар утырту аз. Шундый инициативалы кызлар-егетләр тормышыбызны үзгәртергә ярдәм итәр дип ышанам”, - дип шәрехләде шәһәр башлыгы.
Феликс һәм Мэр белән бергә агачны 72-нче номерлы мәктәп укучылары да утыртты. Шуларның берсе – 11-нче сыйныф укучысы Владислав Яковлев. Ул экология белән 7-нче сыйныфта ук кызыксына башлый, шул вакыттан бирле төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша, шәһәр иҗат үзәкләренең берсендә шөгыльләнә. 10-нчы сыйныфта Владислав Россия күләмендә экология фәне буенча җиңүче исеменә лаек була. 72-нче номерлы мәктәпнең башка укучысы – Дарья Цинеккер – энергия ресурсларын саклый торган йорт проектын башкарган, ә узган уку елында экология буенча республикакүләм олимпиадада җиңә. Моннан тыш, чарада шәһәр Экология һәм биология үзәгенең “Яшел ил” балалар иҗтимагый оешмасы активистлары кебек иҗтимагый оешмаларыннан кызлар-егетләр дә катнашты.
Феликс Финкбайнер Казан укучыларына экология проблемасы белән кызыксына башлануы хакында сөйләде. Егет соңрак дәрескә башка сыйныфларда, тагын да соңрак күрше мәктәпләрдә кабатларга сораячак климат кризисы хакында доклад әзерләп тәкъдим итә. Алман мәктәп укучысы инициативасы әкренләп бөтен дөньяны яулый. Шулай итеп, “Җитәр инде сөйләргә - агач утыртырга вакыт!” гыйбарәсен девиз итеп алган экология проектының якташлары соңгы 5 ел эчендә бөтен дөнья буйлап 12,5 млрд агач утырткан. “Бу без, балалар, әлеге программаның бердәнбер инициаторлары булдык дигән сүз түгел. Дәүләт һәм танылган кешеләр ярдәменнән башка берни эшли алмас идек”, - дип билгеләде кунак.
Феликс Финкбайнер дөньяның 170 иленнән артык вәкил катнашачак 2013 елгы Универсиадага чакырылуы турында сөйләде, ә бу аның өчен һәм тулаем алганда экология хәрәкәте өчен шактый мөһим. Очрашу диалог формасында узды, соңрак Казан мәктәп укучылары Феликска истәлекле бүләкләр тапшырды һәм Казанга дуслары белән килергә чакырды.
Кунак “Яшел рекорд” шәһәр программасын гамәлгә кую хакындагы тәэсирләре белән бүлеште. “Меңъеллык тарихы, әмма күңеле һәм йөрәге белән яшь булган шәһәр буларак Казан күпне булдыра. Илсур Метшин кебек шундый көчле энергияле идеалистлар күп түгел дип уйлыйм. Әгәр көчләрне берләштерсәк, шактый зур профессиональ проект итеп үсәр чыгар, дип уйлыйм. Россиядә Казан безнең өчен беренче шәһәр булды, моннан без проектыбыз белән бөтен ил буенча старт ала алабыз”, - дип ассызыклады кунак. Феликс Финкбайнер сүзләренә караганда, агач утыртуны шәһәрдә 2012 елда туган 19 мең сабый саны буенча башларга мөмкин.
Ахырда Бавариядә килгән мәктәп укучысы акциядә катнашкан яшьтәшләренә рәхмәтен җиткерде. “Ышаныгыз, дуслар, агачлар – безнең киләчәк ул. Агачлар утыртканда, сез Казанга гына түгел, бөтен планетага файда китерәсез”, - диде Феликс Финкбайнер.