(KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Шәһәрнең бистәләрендә һәм Казанның тыныч районнарында полициянең территориаль пунктларын ачу микрорайон хокук тәртибен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүдә яхшы ук таяныч булачак. Шәһәр Башкарма комитетының атна саен уздырыла торган аппарат киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин әнә шундый фикер белдерде.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Залесный бистәсендә полициянең “Юдино” 4-нче номерлы хокук тәртибе яңа территориаль пункты ачылды. Мондый учреждениенең кирәклеге бистәнең шәһәрдә полиция бүлекләреннән ерак булуы, ә иң мөһиме – халык санының артуы перпективасы һәм бистә чикләренең социаль ипотека программасы буенча торак төзү хисабына киңәйтелүе белән аңлатыла.
“Полициянең һәр терәк пункты – гражданнарның куркынычсызлыгына өстәмә адым, бу бигрәк тә шәһәр бистәләре һәм шәһәрнең тыныч районнарына кагыла”, - дип билгеләде Илсур Метшин. “Залесныйда полиция терәк пункты барлыкка килү – биредә яшәүчеләр һәм якын киләчәктә перпективада бистә территориясендә барлыкка киләчәк “Салават Күпере” торак комплексында яшәячәк халык өчен дә кирәкле инфрастуктурасын булдыруга яхшы мисал”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Тулаем алганда, Казанның Эчке эшләр идарәсе башлыгы Валерий Красильников хәбәр иткәнчә, шәһәрдә 38 полиция терәк пункты ремонтлана. Ремонт эшләре белән өч подрядчы оешма шөгыльләнә. 30 терәк пункты декабрьнең өченче декадасында куллануга тапшырылачак, 2 объектта инде эшләр тәмамланган, 6-сында – эшләр дәвам итә. Бу атнада тагын бер полиция терәк пункты ачылуы планлаштырылган.