Торак төзү эшендә лидерлыкны саклап калу өчен Казанга яңа территорияләр үзләштерергә туры киләчәк
(KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Торак төзүнең югары темпларын саклап калу өчен Казанга актив рәвештә яңа территорияләрне дә, хәзерге вакытта буш булган сәнәгать зоналарын да, шулай ук авария хәлендәге яисә торак йортлар булган участокларны үзләштерү зарур. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Әлеге ел Казанда социаль ипотека программасы буенча үзенә күрә бер чик булып торачак – 6 ел эчендә куллануга тапшырылган торакның гомуми метражы 1 млн кв.м тамгасын уза, ә программа буенча торак белән тәэмин ителеше күрсәткече 50 мең кешедән арта.
Шәһәрнең Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, быел программаны тормышка ашыру кысаларында куллануга гомуми мәйданы 151,8 мең кв.м булган 21 торак йорт (2627 фатир) кертелгән. Бүгенге көндә Бакалея, Кызыл Армия, Актай, Һади Такташ, Академик Глушко, Фучик, Чистай, Можайский, Максимов, Айдаров, Большая, Сабан, “Солнечный город” микрорайонында йортлар тапшырылган.
Ел ахырына кадәр 98,6 мең кв.м мәйданлы тагын 8 торак йорт тапшыру көтелә.
Рекорд күрсәткечләр шәһәрдә һәр төрле торак төзелеше буенча фаразлана.
“Быел Казанда торакны куллануга тапшыруның гомуми күләме беренче тапкыр тарихта миллион квадрат метрдан артачак”, - дип белдерде А.Нигъмәтҗанов. Соципотека йортларыннан кала, шәһәрдә коммерция (550 мең кв.м) һәм шәхси торакны (200 мең кв.м) гамәлгә кертү фаразлана. Бүгенге көндә, социаль ипотека йортларыннан тыш, экспулатациягә 412 мең кв.м мәйданлы 48 күп фатирлы торак йорт һәм 154 мең кв.м мәйданлы шәхси йортлар тапшырылган.
Азат Нигъмәтҗанов мондый күрсәткечләр Казанны Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында лидерлык позициясендә һәм Россия күләмендә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң лидерлар исемлегендә саклап калыр дигән ышанычын белдерде.
Казан Мэры Илсур Метшин үз чиратында бөтен дөнья буйлап икътисадның төп индикаторларыннан берсе нәкъ менә куллануга тапшырылган торак саны булып торуын билгеләде. “Куллануга тапшырылган бер квадрат миллион торак – бу, һичшиксез, җитди күрсәткеч. Бу – меңләгән бәхетле гаилә, бу, шул исәптән, шәһәрдә демографик ситуацияны яхшыртуга бер адым”, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук республикакүләм социаль ипотека программасының яртысы Казанга туры килүен искә төшерде. “Башкалага шактый зур игътибар бирелә. Моның өчен без Татарстан җитәкчлеге һәм аның Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебезне җиткерәбез”, - диде И.Метшин.
Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук ипотека төзелешенең перспектив үсешен тоткарларга мөмкин булган җитди мәсьәләләрне да җиткерде. Беренче чиратта бу – буш җир биләмәләренең аз булуы.
“Социаль ипотека программасы буенча торакны куллануга тапшыру планын 2012 ел дәрәҗәсендә (250 мең кв.м) саклаган очракта, инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән 12-15 га кимрәк булмаган буш җир биләмәләре кирәк булачак, - диде А.Нигъмәтҗанов. – Кызганычка каршы, шәһәрдә ТР Дәүләт торак фондының барлык таләпләренә җавап бирерлек, инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән буш мәйданнар табу мөмкин түгел. Урыны-урыны белән төзелеш алып барып кына куелган бурычны үти алмабыз”.
“Һәр уңай барышның тискәре ягы да бар, - дип билгеләде Казан Мэры. – Бүген без үсеш чикләренә килеп төртелдек. Бүгенге көндә бүлеп бирелгән җир биләмәләренең каймагы тәмамланган, төзүчеләргә авыр ризыкка да ияләшергә туры киләчәк”.
Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә, Юдино бистәсендә, “Ферма-2” районында, “Салават Күпере” территорияләрендә төзү буенча проект тәкъдимнәре бар. Әмма әлеге территорияләрне үзләштерү барышы инженерлык һәм юл инфраструктурасы үсеше юклыгыннан, социаль объектлар белән тәэмин ителмәгәннән, шәхси, еш кына авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү, проект эшләре үткәрү өчен финанслау чыганаклары булмау аркасында авырая.
Шәһәр башлыгы социаль ипотека буенча торак тапшыруның оптималь карары булып Юдино һәм “Салават Күпере” кебек районнарда комплекслы төзелеш алып бару тора дигән фикерен белдерде. “Торак белән бергә балалар бакчалары, мәктәпләр, спорт объектлары төзелергә тиеш, транспорт белән тәэмин ителеш мәсьәләсен карарга кирәк. Моны шәһәр хакимияте дә, Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез дә, Дәүләт торак фондында да аңлыйлар”, – дип билгеләде И.Метшин.
Торак төзелеше өчен файдаланырга мөмкин булган мәйданнар арасында – предприятиеләрнең сәнәгать зоналары, элек алар шәһәр һәм җөмһүриятебез икътисадында җитди өлеш алып торган. И.Метшин сүзләренә караганда, бу юнәлештә Даурия һәм Мехчылар урамнары районындагы участоклар перспективалы булырга мөмкин. “Биредә 90%-ка бернинди сәнәгать тә юк, әмма участоклар инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән”, – диде шәһәр башлыгы. Кешеләрне күчерү һәм киләчәктә төзелешкә шулай ук авария хәлендәге фонд һәм Казан үзәгендә урнашкан шәхси торак эләгәчәк. Мэр Казанның спутник-шәһәрләре барлыкка килүе фикерен төшереп калдырмады.
“Төзү мәсьәләләрен без системалы рәвештә хәл итәчәкбез. Казан төзелешне туктата алмый. Шәһәр халкы саны артып тора, шуңа күрә үсеп килгән таләп артыннан өлгерергә тиешбез”, - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.