Юлны тулысынча төзекләндерү 2013 елның язында тәмамланачак.
(KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Казандагы юл эшләрен башкаручылар Тукай урамындагы асфальтның түбән катламын җәеп бетерделәр, бүгеннән башлап урамда эш хәрәкәте ачык. Бу хакта Мэриянең аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов хәбәр итте.
«Планлаштырылганча, асфальтның түбән катламын ноябрьдә җәеп бетерделәр, бары тик трамвай юлларының биеклек мәсьәләсе генә чишелми калды. Шулай да, Тукай урамы кебек төп юлны ябып тоту белән чагыштырганда, монысы да – яхшы күрсәткеч. Асфальтның соңгы катламы 2013 елның язгы-көзге сезонында җәеләчәк», - дип ачыклап үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, Тукай һәм Б.Шаһиди урамнарындагы эшләр агымдагы елның июль аенда башланды. 30 елдан артык капиталь ремонт үткәрелмәгән урамда юлның нигезен тулысынча яңарту белән беррәттән, искергән коммуникацияләрне дә алыштырырга кирәк иде.
Илгиз Латыйпов хәбәр иткәнчә, шулай ук Оренбург трактын тротуар белән тәэмин итү эшләре дә тәмамланган. Даурия урамыннан алып Танк боҗрасына кадәр участокларны алып торган Оренбург трактында, шулай ук Высотная урамы участокларында асфальтның түбән катламын җәю дәвам итә. “Атна дәвамында су үткәргечкә бәйле эшләрне тәмамлау күздә тотыла”, - дип өстәде Илгиз Латыйпов.
Подаметьевский магистраль участогында – тимер юлы тоннеленнән Вишневский урамына чаклы – асфальт җәю дәвам итә. Якын арада юл эшләрен башкаручыларга Әмәт чишелешендә күпер таянычы өчен 31 бур субай урнаштыру көтелә.
Илсур Метшин капиталь ремонт һәм йөри торган юл өлешләрен киңәйтү эшләре алып барыла торган өченче транспорт дамбасыннан Аграр урамына чаклы сузылган Зур Казан боҗрасындагы участокларны реконструкцияләү барышы белән кызыксынды. Илгиз Латыйпов сүзләренә караганда, “РифЭль” тукталышыннан алып Губкин урамындагы юлларга асфальт җәю дәвам ителә, якын арада биредә терәүгә куелган дивар корылмалар һәм яңгыр канализацияләре булдыру планлаштырыла.