(KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Шәһәр Мэры Казандагы эш белән тәэмин итүчеләрне үзләренең хезмәткәрләре арасында актив рәвештә вакцинация үткәрергә чакырды. Бүген эшлекле дүшәмбедә Сәламәтлек идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Казанда эш бирүчеләр хисабына 6 мең кешегә прививка ясалган.
Халыкның гомуми саны белән чагыштырганда, әлеге сан бик аз, шуңа да барлык предприятиеләрнең җитәкчеләренә прививка ясату кампанияләренә кушылу кирәк, - дип белдерде үз фикерен И.Метшин. “Грипптан прививка ясату өчен беркайчан да экономияләргә ярамый. Әгәр атна дәвамында хезмәткәр эш урынында булмаса, бу – предприятиеләрнең икътисади югалтуына китерәчәк.
Шуңа да предприятиеләрнең җитәкчеләре белән активрак эшләргә һәм ММЧнда вакцинаның файдасы турында аңлату эшләре алып барырга кирәк”, - дип йөкләде шәһәр Мэры.
Ул шулай ук казанлыларны сәламәтлекләре турында алданрак кайгыртырга чакырды. “Саран ике тапкыр түләр. Өзлегү куркынычы белән атна буе өйдә ятканчы, прививка ясату яхшырак”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Октябрь аеннан Казанда инфекциянең (йогышның) катлаулы өзлегүләрен кисәтү мөмкинлегенә ия булган һәм авырулар санын иҗтимагый зарарсыз биеклектә тоткарлый ала торган гриппка каршы прививка ясату кампаниясе үтә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, казанлыларның 7,5% гриппка каршы прививка ясатуга ирешкән, йогышлы авырулары зур булган төркемнән 91,5 мең кешегә привика ясалган: балалар, өлкәннәр, хроник авырулар
белән авыручы кешеләр, шулай ук мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре. Алар барысы да федераль бюджет хисабына бушлай вакцина алган.
Агымдагы елда, грипп һәм ОРВИга каршы профилактика кысаларында, ташламаларга ия булган 270 мең кешегә прививка ясатырга планлаштыра. Моның өчен 270,9 мең күләмендә “Гриппол плюс” һәм “Гриппол” вакциналары әзерләнгән. Калган гражданнар эш бирүчеләр яисә үзләренең хисапларына прививка ясата ала. Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, поликлиникаларда грипптан вакциналар җитәрлек.
Шәһәрдәге эпидемик ситуациягә килгәндә, узган атнада гына ОРВИ буенча 5285 очрак теркәлгән. “Грипп” диагнозы теркәлмәгән. Грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары кизү чигенең 25 %-н тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдәге инфекцияле авыруларның күбесе нәкъ менә ОРВИ һәм гриппка (91-94%) туры килә. Әлеге инфекцияләрдән ел саен 800 млн. нан алып 1,2 млрд. сумга кадәр зыян күрелә. Казанда ел саен 300 мең кеше гриппка каршы прививка ясата, бу исә шәһәрлеләрнең 25% дигән сүз.