(KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Агач утырту акциясе аркасында бөтен дөньяга танылган баварияле Феликс Финкбайнер атна ахырында Казан Мэры Илсур Метшин чакыруы буенча Казанга киләчәк. Бу хакта бүген Казан Мэриясендәге эшлекле дүшәмбе барышында билгеле булды.
Феликска 9 яшь булганда ул сыйныфташларын 1 млн агач утыртырга өнди. Акциягә башка мәктәпләр дә кушыла башлый, соңрак идея бөтен Германияне берләштерә. Бүген бу акциядә берничә ил катнаша, нәтиҗәдә миллиард агач утыртылган. Чиратта – триллион үсенте утырту.
И.Метшин хәбәр иткәнчә, бу атнада яшь эколог Татарстан мәркәзенә килеп, Казанның мәктәп укучыларына үз тәҗрибәсе хакында сөйләячәк. Мэр фикеренчә, Феликс хәрәкәтенең “Вакытны сөйләп әрәм итәргә җитте, агач утыртырга вакыт!” дигән девизы Казанда гамәлгә ашырыла торган “Яшел рекорд” проекты максатлары белән тәңгәл.
Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, узган атна дәвамында гына шәһәрдә 5800 агач, шул исәптән шимбә көнне 1700 агач “үсеп чыккан”. Сезон башыннан бирле шәһәрдә 40200 агач утыртылган. “Яшел рекорд” проектын тормышка ашыру буенча беренче сезон нәтиҗәләрен атна ахырына чыгарачаклар.
“Яшел рекорд” проектын башлап җибәргән вакытта ук проектның хакимият, бизнес, гади шәһәр халкы көче кушылган вакытта гына тормышка ашырылачак дидек. Әлеге берләшүнең беренче нәтиҗәләре инде күренә, проект бер елга гына исәпләнмәгән, уңышлы булыр дип уйлыйм”, - дип ышанычын белдерде И.Метшин.
Шәһәрдә моның кадәр масштаблы агач утырту эшеннән соң аларны саклау, тиешле тәртиптә карау һәм үсентеләргә ашлама кертү өстенлекле мәсьәләләрдән кала.
“Агачларны утырту – әле ярты эш, иң мөһиме – аларны яхшы карап торуны тәэмин итү”, - дип шәрехләде Илсур Метшин. Әлеге максатларга шәһәр бюджетыннан, шул исәптән реклама торгларыннан өстәмә акча бүлеп биреләчәк.