Бу үтенеч белән шәһәр башлыгына җирле халык мөрәҗәгать иткән.
(KZN.RU, 16-нчы ноябрь). Гаврилов урамы буенча 22 йортта урнашкан, бүгенге көндә авария хәлендә булган “Лада” яшүсмерләр клубына киләсе елда реконструкция ясалачак һәм бирегә якын-тирәдәге йортлардан яшүсмерләр йөри алачак. Казан Мэры Илсур Метшин микрорайонда яшәүчеләргә шундый вәгъдә бирде.
Шәһәр башлыгы яшүсмерләр клубын карады, биналарына ясалачак капиталь ремонтның һәм янәшәсендәге территориясенең төзекләндерү масштабын бәяләде.
“Лада”да ремонт үткәрү өчен, алдагы хисаплаулар буенча, 20 млн. сумлап акча кирәк булачак. Түбәсенә, керү ишекләренә, бинаның ал ягына, идәннәргә, душ керү кабиналарына, санүзәк, киенү-чишенү бүлмәләренә ремонт ясарга, электр үткәргечне, тәрәзә рамнарын һәм ишек яңакларын алыштыру сорала. Клубның үзен төзекләндерүдән тыш, янындагы террриториядә дә беркадәр эшләр башкарасы бар: ике балалар мәйданчыгы, спорт зонасы һәм чабу юлы булдыру.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, “Лада” клубын реконструкцияләү турында күптән түгел Мэрга халык кабул итү барашында “Темп-61” торак-төзелеш кооперативы идарәсенең рәисе Валентина Кузнецова да мөрәҗәгать иткән. “Мин Гаврилов, Чуйков, Лаврентьев һәм башка урамда яшәүчеләр исеменнән килдем. Балаларыбыз шөгыльләнәчәк әлеге яшүсмерләр клубына ремонт ясарга ярдәм итсәгез иде”, - дип ул Илсур Метшшинга мөрәҗәгать иткән иде.
Булышырга вәгъдә биреп, клубның әгъзаларын, аларның ата-аналарын, шулай ук җирле кешеләрне дә клубны яңарту эшеннән читтә калмаска чакырды. “Нәрсә дә булса эшли башлау, бер эш, сездән дә, ягъни җирле халыктан теләктәшлек, инициатива булу, икенче мәсьәлә. Теләкләрегездә генә түгел, гамәлдә дә ачык чагылыр дип ышанам. Ата-аналар да, югары сыйныф укучылары да катнашыр дип уйлыйм. Һәм иң мөһиме – төзекләндерүнең сыйфатын һәм барышын күзәтү, ә инде соңыннан бу стеналарга яңа тормыш өрү кирәк”, - дип ассызыклады Мэр.
Микрорайонда 28 күп фатирлы торак йорт бар, аларда 15,5 мең кеше яши, шуларның 5 меңнән артыгы – балалар. Илсур Метшинга клубның җитәкчесе Нургаяз Мирзаҗанов хәбәр иткәнчә, “Лада” ТРның Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча 2011 елның июлендә ябылган. 1987 елда төзелгән бинаның түбәсеннән су үтә, шуның аркасында электро үткәргечләрдә ялганыш килеп чыга башлый. Электрны сүндерергә туры килә, шунлыктан хәзерге вакытта бинаның бер өлеше энергия чыганагыннан аерылган. Клубның гомуми мәйданы 522 кв.м тәшкил итә.
Нургаяз Мирзаҗановның Мэрга җиткергән сүзләренә караганда, ябылганчыга кадәр клубка 300-ләп яшүсмер йөргән. Биредә футбол, хоккей, бокс, каратэ, шулай ук хореография түгәрәкләре буенча спорт секцияләре эшләп килгән, гамәли иҗат буенча дәресләр үткәрелгән, тренажер залы эшләгән.
Бүгенге көндә хоккей секциясе генә эшли, бирегә 90 яшүсмер йөри. Чаралар 113-нче номерлы мәктәптә үтә. “Балалар клубтан ерак түгел урнашкан вагонда киенәләр, бозны үзебез әзерлибез һәм үзебез чистартабыз”, - дип билгеләп үтте клуб директоры. “Лада” клубының яшь хоккейчылары район ярышларында актив катнашалар һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешкәнлекләрен клубның фойесына куелган спорт трофейлары күрсәтеп тора.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр өчен балаларны мәшгуль итү бик тә мөһим. “Без үзебез дә шундый яшүсмерләр клубларында үстек. Интернет, кесә телефоннары, пейджерлар булмаган заманнарда, дусларның кайда икәнлекләрен төгәл белә идек – футбол кырында йә булмаса хоккейда”, - дип җиткерде шәһәр башлыгы. “Кемдер яшьтән үк профессиональ спорт белән шөгыльләнә, кемдер яшүсмерләр клубына йөри. Балаларның нәрсә белән булса да мавыгулары, кызыксынулары мөһим. Яшүсмерләр клубы – тәрбиянең бик тә кирәкле формасы. Яшүсмерләр клубын балага берни дә алыштыра алмый”, - диде ул.
Клубка реконструкция ясау киләсе елга планлаштырыла, шулай ук “Цудзуки” (Чуйков, 59а) яшүсмерләр клубының охшаш проектын куллану мөмкинлеге дә бар.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, “Лада” яшүсмерләрне генә түгел, барлык өлкәннәрне дә җыйнаучы үзәк булырга тиеш. “Бирегә балалар гына түгел, аларның әби-балалары да килүләрен теләр идек”, - дип ассызыклады Мэр. Валентина Кузнецова якын киләчәктә “Бураново әбиләренә” “Гаврилов әбиләре” конкуренция тудырырга мөмкин дип шаяртты.
“Яхшы педагоглар һәм инициативалы кешеләр булуы мөһим, аларга булышасы килеп тора. Клуб, һичшиксез, тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылырга тиеш, үзеңнең аураңны тудырып, төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, шулай ук саф һавада футбол һәм хоккей белән шөгыльләнүне булдырырга кирәк”, - дип йомгаклады сүзен И.Метшин һәм клуб директорына һәм яшәүчеләрнең инициатив төркемнәренә “Лада”ның ремонт барышын контрольдә тотуны һәм ремонт сыйфатын күзәтүне йөкләде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы 66 яшүсмерләр клубы эшләп килә, аларга 16 мең бала йөри. Шәһәр хакимияте ярдәме белән 17 клубта ремонт үткәрелгән.