Казанның экология җәмәгатьчелеге вәкилләре шәһәр Мэры Илсур Метшин белән чираттагы очрашу барышында башкаланың яшел каркас концепциясен тәкъдим иттеләр.
(KZN.RU, 14-нче ноябрь). Казанның экология җәмәгатьчелеге вәкилләре шәһәр Мэры Илсур Метшин белән чираттагы очрашу барышында башкаланың яшел каркас концепциясен тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы җавап итеп аны “Яшел рекорд” проекты кысаларында тормышка ашыру буенча конкрет төгәл план әзерләүне йөкләде. Беренче этап булып, бердәм фикер буенча, гамәлдәге яшел зоналарның статусын юридик яктан теркәү тора.
Шәһәр башлыгы белән очрашуда танылган экология галимнәре һәм табигатьне саклау хәрәкәтләренең активистлары, шул исәптән, Нәфисә Минһаҗева, Галина Юпина, Неля Биктимирова, Татьяна Лядова һәм Сергей Мухачев катнаштылар.
Фикер алышуда, шәһәр хакимияте ягыннан Мэрдан кала, Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, аның төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең башлыгы Владимир Фомин, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм Казан районнарының башлыклары катнашты.
Казан федераль университетының аспиранты Александр Никитин җыелганнарга Казанда бердәм “яшел пәрәвез” булдыру буенча дүрт еллык фәнни эзләнүләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Ул Казанның яшеллеген өзлексез комплекска берләштерү фикере 2007 елда Генераль планны башкарган вакытта актив рәвештә тикшерелгәнен искә төшерде. Әмма эш генераль схема булдыруга һәм әлеге ниятләрне тормышка ашыру буенча тиешле планга кадәр җитмәгән.
Галимнәр фикеренчә, каркасның үзәге булып Ленин дамбасы һәм Миллениум күпере арасында Казансу елгасы акваториясе булырга тиеш. Моның белән бәйле яр буйларын төзекләндерү мәсьәләсе шактый әһәмиятлегә әйләнә. Казан Мэры Илсур Метшин соңрак искә төшереп узганча, бизнес күзлегеннән әлеге “алтын” территориядә эшлекле квартал булдыру буенча шактый тәкъдимнәр булган. Әмма нәтиҗәдә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр өчен юллар булдырып, яр буйларын яшелләндереп рекреацион зоналарга әйләндерү карары кабул ителде. Проектның беренче этабы 2013 елгы Универсидага гамәлгә ашырылачак.
Каркас үзәген экологлар Казансу елгасы үзәнендә формалаштырырга тәкъдим итә.
Шулай ук каркасның өзлексезлеген парклар, бакчалар һәм скверлардан торган яшел зоналарның нокталы системасын тәэмин итәргә тиеш. Яшелләндерү өчен җир участокларының җитмәве белән бәйле, экологлар “яшел парковкалар”, шулай ук аз катлы йортларның түбәләрендә бакчалар булдыру тәҗрибәсенә игътибар бирергә тәкъдим иттеләр.
Очрашуда КФУ профессоры Нәфисә Минһаҗева Мэрга аның үтенече буенча әзерләнгән, экология җәмәгатьчелеге фикеренчә төрле дәрәҗәдә сакланырга тиешле 600 яшел зона кергән исемлек тапшырды. Шуларның 57-сенә ул аеруча саклана торган табигать территорияләре статусын бирергә тәкъдим итте.
Галимнәр үзләре билгеләп узганча, исемлек төгәл түгел, чөнки ул 2007 елда үткәрелгән яшеллекне инвентаризацияләү белешмәләренә нигезләнгән. Социаль-экология берлеге вәкиле Неля Биктимирова фикеренчә, бу белешмәләр яңартылганнан соң бу юнәлештә җитди карар кабул итәргә мөмкин булачак.
Мондый исемлекнең файдасы турында КФУ Экология институтының җир өсте экосистемаларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Галина Юпина да үз фикерен белдерде, ул Вознесенский тракты буенча яңа юл төзүне мисалга китерде. Галина Юпина фикеренчә, яңа юл төзелеше җирле урман массивына зыян китерергә мөмкин. Әмма юл берничә метрга читкә күчерелгән очракта, яшеллеккә зыян килмәячәк.
Илсур Метшин фикеренчә, яшел каркаска керәчәк территорияләр шәһәрнең Генераль планында төгәл билгеләнгән булырга тиеш.
“Инвентаризацияләү барышында барлык зоналарны категорияләргә бүләргә кирәк. Кайсыдыр ООПТ, кайсыдыр шәһәр урманы, парк, сквер булачак. Монда гамәлдәге яшел зоналар гына түгел, экологик каркас кысаларында резервта сакланырга тиешле территорияләр дә керәчәк. Чикләрне без төзелешкә рөхсәт ала алмаслык иттереп теркәрбез. Әлеге схеманы һичшиксез бастырып чыгарырга кирәк. Төзүчеләр бу территорияләргә карата үзләре үк тәкъдимнәр белән чыкмаячак”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Аның фикеренчә, шул ук план алга таба яшелләндерүнең “юл картасы” нигезенә ятарга тиеш.
“Каркас планы булгач, җитмәгән участокларны, беренче чиратта яшелләндерергә кирәкле буш урыннарны күрәчәкбез. Аннары эшне системалы рәвештә һәм шәһәр өчен мөмкин булган кадәр файда белән алып бара алачакбыз”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Экологлар кабул ителгән карарларның әһәмиятен югары бәяләделәр. “Болар барысы да кирәкле адымнар. Табигать объектларын инветаризацияләү, алга таба табигать объектларын ишелүдән саклау өчен территорияләр һәм кызыл линия статусын билгеләү Казанда “яшел пәрәвез” булдырырга, шәһәрдә экологик мохитне яхшыртырырга мөмкинлек бирәчәк. Казанның Экология советы Мэрия белән тыгыз элемтәдә эшли. Муниципаль хакимиятнең ярдәме – бик мөһим һәм эпохаль момент”, - дип шәрехләде очрашу нәтиҗәләрен Нәфисә Минһаҗева.
Икенче очрашуны Казан Мэры күчмә киңәшмә формасында уздырырга тәкъдим итте, экологлар шәһәр хакимиятенә экологик яктан әһәмиятле зоналарны саклау эшен оештыруны конкрет мисалда сөйли алачаклар.