(KZN.RU, 13-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Hakan Kıran” архитектура-төзелеш компаниясе тәкъдим иткән “Стамбул” скверы проектын хуп күрде. Сквер Казанның Яңа Савин районында Чистай һәм Әпсәләмов урамнары киселешендә 2013 елда барлыкка килер дип планлаштырыла.
Проектны башкаручылар концепциясе нигезендә, скверда яшел зона, җәяүлеләр юллары, фонтаннар һәм кече архитектура формалары булдыру каралган. Архитектур композициянең үзәгендә Төркия символы булган лалә (тюльпан) чәчәге рәвешендәге үтә күренмәле пыяла бина булачак.
Булачак скверның эскиз проектын тәкъдим итү өчен Казанга махсус “Hakan Kıran” архитектура-төзелеш компаниясе топ-менеджеры Али Улви Алтан килгән. Кунак Илсур Метшинны компаниянең барлыкка килү тарихы һәм архитектура өлкәсендәге тәҗрибәсе белән таныштырды. “Hakan Kıran”1986-нчы елда Стамбулда оешкач, тарихи объектларны реставрацияләү белән шөгыльләнә башлый, ә 2000-нче елдан яңа, шул исәптән, модерн стилендә архитектура объектарын да гамәлгә ашыра. Бүгенге көндә компания Стамбул Мэриясенең шәһәрнең тарихи образын саклау һәм шәһәр архитектурасын үстерү мәсьәләләсе буенча консультанты булып тора.
Али Улви Алтан сүзләренә караганда, Казанның һәм Стамбулның мәдәни планда уртак яклары шактый, Төркия һәм Татарстан халыкларының менталитетлары охшаш, төрек һәм татар телләре бер тел төркеменә карый. “Шулай ук ике шәһәр топографик яктан да охшаш. Бу парк безнең хезмәттәшлекне тулыландырачак һәм элемтәләребезне ныгытачак”, - дип ассызыклады Али Улви Алтан.
Эскиз проектын шәрехләгәндә, Казан Мэры мегаполис өчен кешенең тулысынча ял итү мөмкинлеге булдырылган территорияләрнең әһәмиятен ассызыклады. Шәһәр башлыгы архитектура карары буларак лалә чәчәгенең ошавын билгеләде. “Бу Төркия символы гына түгел, Бу Универсиаданың Казандагы символы, безнең чәчәк”, - диде шәһәр башлыгы. Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева Казанда Төркия өчен традицион материалларны кулланырга кызык булыр иде дип өстәде.
И.Метшин булачак скверның сыйфатына, архитектур стиле чишелешенә шикләнми, белеме буенча архитектор булган Стамбул Мэры Кадыйр Төпбашның һөнәрмәнлегенә ышана. “Наполеон сүзләренчә, әгәр дөнья бер илдән гыйбарәт булса, аның башкаласы Стамбул булыр иде иде... Ял итү өчен үсеп чыгачак яңа зонага карата төп теләгем шул: кафесында төрек татлыларын һәм чын төрек кәһвәсен татып карау мөмкинлеге булсын иде. Мин авыз иткән иң тәмле кәһвә Кадыйр Төпбаш белән булган очрашуда булды”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры һәм “Hakan Kıran” архитектура-төзелеш компаниясе вәкиленә әйбәт итеп башкарган эш өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда төрек паркын булдыру идеясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Җөмһүриятенең мәдәният министры Эртугрул Гөнай белән очрашуда яңгыратты.