(KZN.RU, 13--нче ноябрь). Бүген Казанның “УНИКС” концертлар залында Татарстан студентларының VII Конгрессының йомгаклау утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе – КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар катнашты. Төп доклад белән “ТР Студентлар лигасы” иҗтимагый оешмасы президенты Тимур Сөләйманов хисап тотты.
Ул конгресс эшендә 400 дән артык делегат катнашуын хәбәр итте. Кичә, министрлык һәм ведомство вәкилләре, экспертлар белән студент халкын борчыган төрле проблемалар буенча фикер алышулар барышында яңгыраган тәкъдимнәрнең, резолюция проекты составына кертелүен билгеләп узды. Тимур Сөләйманов искәртеп үткәнчә, ТР Студентлар лигасы, муниципалитетлар һәм министрлыклар арасында төзелгән өчъяклы килешү нигезендә һәм ТР Президенты ярдәме белән барлыгы 50 гә якын социаль мөһим проект тормышка ашырылган. 2011 нче елда гамәлгә ашырыла башлаган транспорт гранты проекты 9 меңнән артык студентны колачлаган, аңа ия булучылар – актив студент яшьләр. “Бүген студентларның транспорт чыгымнарын каплауга ТР Хөкүмәте субсидияләрен конкурс нигезендә тагын да нәтиҗәлерәк бүлгәләүнең яңа механизмнары турында фикер алышу бара”, - диде Т. Сөләйманов.
Тимур Сөләйманов студентлар даирәсендә актуальлеген югалтмаган проблемаларга да тукталды. Беренче чиратта, бу тулай торакларга кытлык. Студентлар лигасы җитәкчесе фикеренчә, чит ил студентлары өчен өстәмә кампуслар төзелеше яхшы булыр иде. Ул шулай ук студентларны тукландыру сыйфаты мәсьәләсен кузгатып, кызганычка каршы, барлык вузларда да җәмәгать туклануы пунктлары булмавына басым ясады. Студентлар лигасы вуз ректорларының координацияләү советы белән берлектә, җәмәгать туклануы пунктларын оештыруның иң яхшы тәҗрибәсен билгеләүгә смотр-конкурс үткәргән. Студентларны ашату оештырылган очракта да, кайберләрендә бәяләр “тешли” икән. Әлбәттә, уңай мисаллар да бар-барын. Казан федераль университеты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, ТИСБИ институтлары бу юнәлештә алдынгы. Тимур Сөләйманов шулай ук Универсиада алдыннан җанатарлар культурасын формалаштыру, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә кызыксынуны һәм аларны кайгыртуны үстерү мәсьәләләрен билгеләп үтте. Аның тарафтан югары уку йортлары ректорлары адресына, студентларга эш өчен уңайлы җирлек, студсоветларның җанлы эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру үтенече дә яңгырады.
Утырыш барышында ТР студентлары арасында үткәрелгән социаль тикшеренү нәтиҗәләре, ТР да студентларга, аеруча физик мөмкинлелкәре чикле булган затларга социаль ярдәм, ТР шәһәрләрендә студентчылыкның актуаль мәсьәләләре, ТР махсус урта уку йортлары укучыларының актуаль мәсьәләләре, ссузларның яшьләр даирәсендә популярлыгын үстерү, интернет-киңлектә яшьләр оешмалары эше һәм башка темаларга чыгышлар яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, студентларны борчыган сораулар буенча җентекле анализ әзерләнгән, проблемалар төгәл күрсәтелгән. Күп кенә тәкъдимнәр ТР Президенты яклавын тапты. Президент ярдәм соралган мәсьәләләргә Хөкүмәттән кайтаваз булачагына, әмма шул ук вакытта студентлар тарафыннан да хәрәкәт сизелергә тиешлеген ассызыклады. “Студентлар – җәмәгатьчелекнең иң актив, перспективалы вәкилләре. Киләчәктә әһәмиятле проектларны эшләү – сезнең кулда”, - ди Президент. Ул Казанда көтеләчәк Универсиадага әзерлек кысаларында, күп кенә объектларда төзелеш эшләрен төгәллисе булуын искәртеп үтте. “Тәнкыйть сүзләре күп ишетелеп, канәгатьсезлек тоелса да, киләсе елда бөтенләй үзгә шәһәр күреп, сезнең белән бергәләп Универсиаданы югары дәрәҗәдә уздырырбыз дип ышанам”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Физик мөмкинлекләре чикле студентларга ярдәм мәсьәләсенә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов шушы мәсьәлә белән якыннан таныш активист студентларның берсен, “Һәркемгә уңайлы мохит” программасын төзүдә катнашырга чакырды.
Моннан тыш, Президент студентларны тукландыруны оештыру өчен һәр вузга грант бирергә дигән тәкъдим белән чыкты. “Безнең моның өчен “Лизинг-грант” проекты эшли. Ашханәләр төзелешен үз өстебезгә үк ала алмыйбыз, ә бу мәсьәләдә сезнең тәкъдимнәрне ишетергә әзербез”, - дип хәбәр итте ТР башлыгы.
Рөстәм Миңнеханов студент кампусларын тәртипкә китерү заруриятенә дә басым ясады. “Технологик университет белән яңа кампус булдыру проекты бар. Бу тормышка ашарлык мәсьәлә”, - ди ул.
Президент махсус урта уку йортларына да җитди игътибар юнәлтелергә тиешлеген ассызыклый. Аның фикеренчә, аны тәмамлаган белгечләр эшкә урнашу ягыннан кимсенү тоярга тиеш түгел. Бу фикерен ул, залда утырган Яр Чаллы студентларының берсе, мәктәпкә эшкә урнашырга килгәч, мәктәп директорының аны “югары уку йортына бар” дип кире борып җибәрүе турындагы зарына карата җиткерде. “Педучилище тәмамлаган укытучы, киресенчә, мөгаллимлек эшенең бөтен нечкәлекләрен белә бит ул”, - дип шәрехли Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе вузларда интернетка керү мөмкинлеген булдыру фикерен хуплады. “Студентын интернет челтәренә дә тоташтыра алмаган вуз була мени инде? Уку йорты диварлары эчендә генә дә түгел, янәшә-тирәдә дә бөтендөнья мәгълүмат пәрәвезенә тоташа алырлык нокталар булырга тиеш. Провайдерларны җыеп киңәшергә, бәяләрне дә сөйләшергә кирәк. Университетлар һәм махсус урта уку йортлары Wi-Fi һәм башка системаларга белән җиһазланган булырга тиеш”, - дип ассызыклады рөстәм Миңнеханов.
Чит ил студентларына килгәндә, Президент Казанның аларны әзерләү буенча махсус куәтле үзәк булырга тиешлегенә басым ясады. Аның фикеренчә, чит ил студентлары Татарстанда үзен иркен хис итә алырга тиеш. Бу мәсьәлә белән Казан мэры урынбасарларының берсе шөгыльләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң “ТР Студентлар лигасы” оешмасы активистларына Рәхмәт хатларын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.