(KZN.RU, 12-нче ноябрь). Казанның агымдагы елның 9 аендагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен Казан Мэры Илсур Метшин оптимистик һәм өмет бирә торган дип атады. Бүген шәһәрнең Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласында социаль-икътисади үсешнең югары күрсәткечләрен исбатлаган статистик мәгълүматлар яңгырады.
Статистикага караганда, хисап чоры нәтиҗәләре буенча шәһәрдә сәнәгать җитештерүе индексы 14,3%-ка арткан. Тулаем республика буенча мондый күрсәткеч - 6,5%, ә Россиядә - 2,9%. Иң зур үсеш темпы транспорт өлкәсендә (132,9%), химия җитештерүендә (116,8%), төзү материаллары җитештерүендә (120,4% һәм полиграфиядә (126,9%) ирешелгән.
“Коры статистика булуына карамастан, әлеге саннар оптимистик һәм ышаныч тудыра. Сәнәгать җитештерүенең 14,3%-ка үсүе, әлбәттә, шатландыра. Бу бит сәнәгатьнең барлык өлкәләрендә җитди эш алып барыла дигән сүз”, - диде шәһәр башлыгы һәм предприятие җитәкчләренә һәм хезмәт коллективларына башкарылган эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Булачак Универсиадага әзерлек җитештерүнең уңай динамикасы формалашуына, һичшиксез, үз өлешен кертте. “Бүген шәһәрдә төзелеш эшләре зур күләмдә алып барыла, юллар салына, бизнес үстерелә. Аларга бик күп күләмдә акча кертелә”, - диде мэр. “Әлеге акчалар – ул үзебезнең капиталга кертем. Шуңа күрә юллар төзекләндерү, шәһәрне ямьләндерү, мәгариф һәм медицина, ахыр чиктә, ТР башкаласы икътисади үсешенең төп өлешләре булып тора”, - дип өстәде ул.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, 9 ай эчендә шәһәр икътисадына 88,4 млрд сум салынган, бу узган ел күрсәткеченнән бераз күбрәк. Шул ук вакытта эре һәм урта бизнеска капитал салу 57,2 млрд сум тәшкил итә.
8 ай нәтиҗәләре буенча Казан бизнесы 40,5 млрд сум табышлы булды, бу исә узган ел күрсәткеченнән 40%-ка күбрәк. Керемнең гомуми күләменнән 42% - сәүдә, 23% - эшкәртү җитештерүе һәм 14,7 % - транспорт һәм элемтә предприятиеләре алды.
Аерым игътибарны Илсур Метшин бизнесның социаль җаваплылыгына юнәлтергә чакырды. “Җир салымын күтәрү инициативасы белән чыкканда безгә бизнесны буасыз диләр. Ә “Яшел рекорд” проектында ныклап катнашырга чакырганда шулар ук “борыннарын чөерәләр”. Мондый мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. Бизнес социаль җаваплы булырга тиеш”, - дип билгеләде ул.
9 ай эчендә ваклап сату әйләнеше 2011 елның шул ук чор күрсәткеченнән 18,9 %-ка артты һәм 266 млрд сум тәшкил итә. Әйләнешнең 43%-ы эре форматлы һәм челтәрле сәүдәгә туры килә.
Халыкка түләүле хезмәт күрсәтү күләме чагыштырмача 10,3%-ка артты. Шәһәрдә аеруча динамик темпта медицина хезмәтләренә (48,5%-ка үсеш), физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәт күрсәтү (41,2%-ка үсеш), шулай ук туристлык (33,6%-ка үсеш), кунакханә (16,9%-ка үсеш) һәм көнкүреш (20,7%-ка үсеш) хезмәтләренә таләп сорау үсә.
Торак төзү темпларына килгәндә, әлеге күрсәткеч буенча Казан миллионлы шәһәрләр арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң лидер булып тора. Казаннан 7734 гаилә бу елның гыйнвар-сентябрь айларында яңа фатирларына күчә алды. Быел шәһәр буенча куллануга 627,9 мең квадрат метр куллануга тапшырылган. Шул ук вакытта Татарстан башкаласында бер кешегә туры килә торган торак мәйданы буенча Ростов-на-Дону шәһәре белән беренче булып тора.
Казанның эре һәм урта предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 24 мең сум тәшкил итте, 2011 елның шул ук чор күрсәткеченнән 16%-ка югарырак дигән сүз. Казанның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ярлылык чигендә яшәүчеләр саны 26%-ка кимегән. Әгәр 2011 елда яшәү минимумнан азрак хезмәт хакын 28,8 мең шәһәр халкы алган булса, хәзерге вакытта андыйлар саны 21,3 мең кеше. Бу шәһәр халкының гомуми саныннан 1,8% тәшкил итә. Россиядә исә ярлылар саны 7 тапкырга артыграк һәм халыкның 12,5% тәшкил итә.
“Кызганычка каршы, хезмәт хакының уртача айлык күрсәткече буенча без Идел буе федераль округында лидер түгел. Әлеге күрсәткеч бай һәм ярлылар керемнәреннән барлыкка килә. Директорның урта хезмәт хакы миллион, ә гади эшчеләрнең 10-12 мең сум булырга мөмкин. Шуңа күрә җәмгыятьнең катламга бүленгән килеш коэффициентларын карарга кирәк. Аерым алганда, ярлылыкның теге ягында булганнар процентына бигрәк тә игътибар итү мөһим. Әлеге санның быел шундый түбән булуы безне сөендерә. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк”, - дип билгеләде И.Метшин.
Тулаем алганда, Казандагы социаль-икътисади үсешнең уңай нәтиҗәләренә карамастан, шәһәр башлыгы җитәкчеләрне саннар белән мавыкмаска чакырды. “Безгә әле елны тәмамлап, ныклы адымнар белән икенчесенә керәсе бар. Ә икътисадта проблемаларыбыз җитәрлек”, - дип нәтиҗә ясады ул.