(KZN.RU, 12-нче ноябрь). Кышын төзекләндерү өлкәсендә төп мәсьәлә булып торак йортларның түбәләрен һәм тротуарларны чистарту мәсьәләсе була. Казанда махсус техника паркын яңарту эше дәвам итә, әмма шул ук вакытта урам себерүчеләрнең җитмәве сизелә. Бу хакта сүз бүген шәһәрнең Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә барды.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, Казанның комумналь хезмәтләре булачак кышка әзерлекне уңышлы тәмамлады. Ишегалларны чистарту өчен торакчылар карамагында 46 мең көрәк, лом һәм кыргыч бар, бу исә узган елгы күрсәткечләрдән 1,5 тапкыр артыграк. 5,5 мең тонна ком-тоз кушылмасы һәм 4 тонна тирәсендә заманча реагент әзерләнгән. Тагын 20 тонна реагент сатып алу мәсьәләсе тикшерелә. Аның кыйбат булуы белән бәйле, реагентны аеруча авыр дип саналган участокларда гына кулланачаклар.
Әмма урам җыештыручылар җитмәү – иң әһәмиятле мәсьәләләрдән кала. “Сентябрь башына алынган мәгълүматларга караганда шәһәрдә аларның саны 1706 кеше булган. Торак оешмаларда 750-ләп вакансия ябылмаган. Кызганычка каршы, профессиянең абруе һәм хезмәт хакы түбән булганга, берничә ай эшләп, эштән китәләр”, - дип белдерде ТКХ комитеты рәисе.
Әлеге проблеманы хәл итүдә хезмәтне механикалаштыру өлешчә хәл итәргә ярдәм итә. Аерым алганда, подрячы оешмаларның, торак фондка хезмәт күрсәтүчеләр карамагында 141 махсус техника берәмлеге бар, шул ук вакытта шуларның 52-се, ягъни, өчтән бер өлеше соңгы ике ел дәвамында сатып алынган. “Әмма кеше кулыннан башка җиңеп чыга алмаган участоклар бар. Мисалга, калдырылган автомобиль яисә контейнер мәйданнарында”, - дип билгеләде Искәндәр Гыйниятуллин.
Тагын бер ысул – ишегалды территорияләрен җыештыру эшенә коммуналь түләүләр буенча бурычлары булган затларны җәлеп итү. Бу очракта бурычны хезмәт хакы хисабына түләп булачак.
“Коммуналь хезмәтләр җитәкчеләренең борчуларын аңлыйм мин. Хезмәт хакы чыннан да зур түгел. Әмма булган ресурслар белән эшләячәкбез. Әлбәттә, бөтен җирдә дә тракторда узып булмый, кул белән эшләү өчен җыештыру инвентаре санының артуы шатландыра”, - диде Казан Мэры.
Моннан тыш, Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ике ел диярлек үзгәрмәгән торак мәйданның квадрат метрыннан 2,57 сум тариф белән Казанның барлык йортлар янындагы территорияләрне яхшылап җыештыруны тәэмин итү катлаулы.
“Мисалга, “Йорт яны территориясен карап тору” тарифы буенча 5 катлы “хрущевка”дан аена гомуми җыем 7700 сум тәшкил итә. Әлеге акчага ком-тоз кушылмасы, инвентарь, махсус кием яңартырга һәм сатып алырга кирәк, өчтән бер өлеше салым һәм җыемнарга китә. Урам җыештурчылар өлешенә 3 меңләп сум кала. Риза булырлык хезмәт хакы белән тәэмин итү өчен урам җыештыручылар хезмәт күрсәтү зонасын киңәйтә, бу, әлбәттә, территория җыештыру сыйфатында сизелә”, - дип белдерде ул.
“Квартплата төрле өлештән формашала. Кайберләре республика һәм федераль законннар белән билгеләнә. Закон нигезендә торак милекчеләре билгели торган тарифлар да бар. Кайбер ТКИ халкы урам җыештыручыларның хезмәт хакын арттыру турындагы карарны үзләре кабул итә. Казанда моңа мисаллар бар”, - диде И.Метшин.
Түбәләрне кар өеме һәм боздан чистартып тору – кышын таләп ителә торган мәсьәләләрнең берсе.
“Түбә һәм тротуарларны чистартып тору – кышның төп мәсьәләләре. Бу юнәлештә чаралар комплексы кулланырга кирәк. Законны үтәмәүчеләрне прокуратурага һәм Административ-техник инспекциягә җәлеп итәргә кирәк. Елдан елга төзекләндерү кагыйдәләрен бозган оешмалар бар. Алар белән аңлату эшен бүген үк башларга кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.