Узган атна дәвамында гына шәһәрнең яшел мохите 6820 агач хисабына баеды.
(KZN.RU, 12-нче ноябрь). Узган атнаның шимбә көнендә “Яшел рекорд” проектына старт бирелгән вакыттан төгәл бер ай узды. Көзге сезон дәвамында барлыгы шәһәр территориясендә 34300 агач утыртылган. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда бу күрсәткеч күп тапкырларга артыграк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов хәбәр итте.
Узган атна дәвамында гына шәһәрнең яшел мохите 6820 агач хисабына баеды. Шулардан 920 үсенте шул йортларның ишегалларында яшәүчеләр көче белән, 5900 агач – шәһәрнең предприятиеләре һәм оешмалары тырышлыгы белән утыртылган. Шул исәптән 52 мәйданчыкта узган бишенче “яшел өмә” эше дәвамында 3700 агач утыртылган, чарада 3 меңнән артык кеше катнашкан.
“Яшел рекорд” проектына кушылган компанияләр арасында Александр Лобов “Челтәрле компания” ААҖ, “Таиф” ААҖ, “Татхимфармпрепараты”, Россия Сбербанкы, Химия продуктлары фәнни-эзләнү институты оешмаларын атады. Шуны әйтергә кирәк, узган атнада Иске Татар бистәсен төзекләндерүдә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты. Бистәдә яшәүчеләр һәм экологик хәрәкәтләрнең активистлары белән ул Мәрҗани урамы буенча агачлар утыртты.
“Яшел рекорд” программасын тормышка ашыру кысаларында аерым игътибарны тарихи үзәккә бирәбез. Элек бит ул яшеллеккә күмелгән булган. Бүген без тарихи һәйкәлләрне торгызабыз, әмма яшел ренессанстан башка картина тулы булмаячак”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ай дәвамында Казан халкыннан агач утырту урыннары буенча заявкалар килеп торды. Билгеләнгән һәр территориянең яшелләндерү мөмкинлеге предметына тикшерү үткәрелде. Эш өчен шәһәр халкыннан 618 заявка алынган, хәзерге вакытта заявкалар буенча план 78%-ка үтәлгән. Үтәлмәгән заявкалар язгы план төзелгәндә исәпкә алыначак, дип аңлатты А.Лобов.
Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары билгеләп узганча, бу елга якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрне җәлеп итеп, ишегалларда агач утырту эше тәмамланган. Хәзер төп басым махсус оешмалар көче белән шәһәр урамнарында зур агачлар үсентеләрен утыртуга ясалачак. Үсентеләрнең тамыр системасы хәзерге вакытта йокы хәлендә, шуңа күрә үсентеләрнең кайбер төрләрен минуслы һава торышында да утыртырга була.
“Минус 5 градуска кадәр без әле тынычлап утыртачакбыз. Кайбер агачларны белгечләр беренче салкыннардан соң утыртырга киңәш итә. 34 мең утыртылган агач – шәһәр өчен инде рекорд. Хәзер сыйфатлы агач утырту эшеннән соң шуннан кимрәк булмаган карап тору да мөһим. Моңа аерым игътибар бирергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.