ТР Президенты Казан метрополитенының төзелә торган метро станцияләрен карады
Рөстәм Миңнехановны Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде
(KZN.RU, 12-нче ноябрь). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары территориясендәге станцияләр төзелеше барышы белән танышты.Җөмһүриятебез башлыгын Казан Мэры Илсур Метшин, “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов һ.б. озатып йөрде.
Республика башлыгы белән аны озатып йөрүче затлар “Авиатөзелеш” метросы станциясеннән “Төньяк вокзал” метросы станциясенә кадәр тоннель буенча электродрезинда бардылар. Рөстәм Миңнехановка башкарыла торган эшләр, объектларны тапшыру сроклары хакында белдерделәр.
Шулай итеп, “Авиатөзелеш” метросы станциясендә конструкцияләрне торгызу, электр үткәрү буенча төп эшләр тәмамлангач, территорияне төзекләндерү буенча эшләр алып барыла.
Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарындагы метрополитен станцияләре төзелеше 2013 елның май аенда төгәлләнер дип көтелә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж