“Яшел рекорд” проектын тормышка ашыра башлаганнан бирле Казанда 30 меңләп агач утыртылган.
(KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Иртәгә Татарстан мәркәзендә “Яшел рекорд” проекты кысаларында күпләп агач утырту өмәсе узачак. Казан Мэры Илсур Метшин бүген “Горводзеленхоз” МУП питомнигында булып кайтты һәм бишенче “яшел өмә”гә әзерлекне бәяләде.
“Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җаббарова хәбәр иткәнчә, питомникка 1100 агач - өрәңге (кыр өрәңгесе, Америка өрәңгесе һәм очлы яфраклы өрәңге), юкә агачы һәм корычагач - кайтарылган. 4-5 м һәм 7-8 м агачлар иртәгә шәһәр урамнарында утыртылачак. “Яшел өмә”ләр иртәгә шәһәрнең 40 мәйданында узачак, моның өчен 2700 үсенте әзерләнгән.
Проектка кушылган предприятиеләр арасында Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов “Бәхетле”, “Камастройинвест”, “Ритуал” МУП, “Метроэлектротранс” МУП, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, “ТР күперләре”, “Казан Банкы”, “Радиоэлектроника”, “Акос” һәм башкаларны атап узды.
“Яшел рекорд” проектын тормышка ашыру чорында Казанда 30 меңләп агач утыртылган. Александр Лобов мәгълүматына караганда, хәзер шәһәрдә 29 мең 160 агачка күбрәк, тагын 700 үсенте бүген утыртылачак.
Булачак “яшел өмәләр” турында җирле халык агач утырту эше оештырылачак йортлар подъездларында эленәчәк махсус чакырулар аша белә ала. Агач утырту адресларын шулай ук “Яшел рекорд” проектының 296-99-25 номерлы кайнар линия телефоны аша белеп яисә Казан Мэриясе рәсми порталында танышып була.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин Казанны яшелләндерү һәм төзекләндерү “Яшел рекорд” дип исемләнгән яңа проектны 10-нчы октябрь көнне “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге политсоветының киңәйтелгән утырышында тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына сезон саен 50 меңнән кимрәк булмаган санда агач утырту кирәклеген белдерде.