Башкарма комитет контролендә проблемалы дип табылган 82 йорттан 17-се калды.
(KZN.RU, 7-нче ноябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин өлешкә кереп алданган төзүчеләрнең йортлар төзелешен тикшереп чыкты. Шәһәр Башкарма комитетының контроленә алган 82 объектыннан төзелеп бетү яисә проблемалы булудан 65 йорт санала, 17-сендә төзү эшләре дәвам итә.
Илсур Метшин ике йорт төзү мәйданында булып кайтты: Чистай урамында (төзүче – “Баско” ЯАҖ) һәм Четаев урамында (төзүче - “Свей” фирмасы” ҖЧҖ). Ике объектта да Мэр төзүчеләр эшне вакытында тәмамлау өчен Башкарма комитетның нинди ярдәм күрсәтә алуы белән кызыксынды.
Чистай урамында 330 фатирга исәпләнгән 19 катлы 7 секцияле торак йортны куллануга 2010 елда тапшырырга планлаштыралар. 2007 елда төзелеше башланган йортны куллануга тапшыру вакыты өч тапкыр күчерелде.
“Без төзүчеләргә төзелеш эшенең барлык этапларында ярдәм иттек: рөхсәт алган вакытта, челтәрләргә тоташтырганда, алар артыннан пионервожатыйлар сыман йөрибез”, - дип белдерде Мэр. “Баско” компаниясе вәкиле шәһәр башлыгына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. “Рәхмәтне ипигә ягып булмый, халык фатирларны 2007 елдан бирле көтә. Безгә рәхмәт кирәкми, безгә салынган йортлар кирәк”, - дип җавап кайтарды Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгының икенче соравы куллануга тапшыру вакыты буенча булды. Төзүче йортның 2012 ел ахырына тапшырылачагына ышандырды. Хәзерге вакытта фасад эшләре һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләре бара. Көн саен объектта 120 эшче хезмәт куя.
Өлешкә кереп төзүчеләр белән аралашкан вакытта шәһәр башлыгы әлеге йортның матур җирдә урнашуын билгеләде. Икенче елда биредә төзекләндерелгән яр буе барлыкка киләчәк, ерак түгел 2 балалар бакчасы, якын планнарда – Бондаренко урамында мәктәп төзелеше.
2006 елда салына башланган озак төзелә торган икенче йорт – Четаев урамындагы объектта – йортның 17 катыннан 14-е төзелгән. Параллель рәвештә биредә төзү-монтаж эшләре бара, аларны 31 декабрьгә тәмамларга планлаштыралар. Хәзерге вакытта объектта 60 кеше хезмәт итә. “Свей” фирмасы” ҖЧҖ оештыручы Рәшит Аитов билгеләп узганча, ел ахырына кадәр компания куллануга 6 объект тапшырачак.
“Соңгы тапкыр монда апрель аенда булган вакытта биредә субай гына бар иде, ә бүген инде корылма төзелеп бетә. Уртак көчләр белән әлеге объектны тапшырырбыз”, - дип вәгъдә итте И.Метшин Четаев урамының әлеге йортта яшәячәк кешеләренә.
Исегезгә төшерәбез, муниципалитет 214 номерлы ФЗ гамәлгә кергәнче төзелешкә рөхсәт алган һәм 2008 елда төзелгән реестрга эләккән, өлешкә кереп алданган төзүчеләрнең проблемасын хәл итү бурычын үз өстенә алды. Шул ук вакытта аларның проблемаларын хәл итү буенча йортлар төзелешен тәмамлау, килешүләрне кабат рәсмиләштерү, компенсация түләү һәм башка механизмнарны кертеп, берничә ысул каралган.
Шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков Мэрга бүгенге көндә өлешкә кереп яңа төзү ул җитәкләгән идарә контролендә баруын белдерде. Төзүчеләр квартал саен аларга килеп ирешкән акчаның күчеше хакында хисап тота. Бу озакка сузыла торган йорт төзелешеннән сакларга тиеш. Моннан тыш, Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Руслан Шакиров билгеләп узганча, өлешкә кереп төзүчеләрне күңелсез хәлләрдән саклау өчен намуссыз төзүчеләр реестры төзелгән.
Мэр барлык кисәтүләргә карамастан “төзү МММ”нарына акча ташыган кешеләрнең ваемсызлыгына зарланды. “Кисәтүләр, аңлату эшләренә, ММЧ материалларындагы мәгълүматларга карамастан, өлешкә кереп алданган халык саны шаккатыра. Кешеләр “поле чудес” уйнап, үз акчасын күмүне дәвам итә. Без 82 йорт буенча булган проблеманы хәл итү бурычын үз өстебезгә алдык. Калган объектлар буенча “өлешчеләр”нең акчаларын эрүен яисә намуссыз төзүчеләр кесәләренә урнашуын күзәтергә кала”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.