(KZN.RU, 8-нче ноябрь). Кичә “Казан” халыкара аэропортының 1А терминалында тест режимында Казан-Әстерхан рейс пассжирларын теркәү булып узды. Яңа терминалда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы – Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булып кайтты.
Аңа кадәр алар тимер юл вокзалын төзекләндерү барышы белән танышып чыкты, шуннан тимер юл буенча “Казан” халыкара аэропортына барып җиттеләр, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Тимер юл вокзалын реконструкцияләү – “Казан” станциясеннән аэропортка кадәр интермодаль йөртүләрне оештыру проектын тормышка ашыруның бер этабы. Проектның гомуми бәясе – 11 млрд сум. Узган елда аны тормышка ашыруга 3,1 млрд сум бүлеп бирелгән. Проект “Россия тимер юллары” ААҖ инвестицион чаралары хисабына гамәлгә куела.
Тимер юл вокзалыннан башлап участок төзекләндерелгәннән соң, “Казан” халыкара аэропортына 140 км/сәг. тизлеге белән 25 минут эчендә барып җитеп булачак. Тимер юл участогында “Казан”, “Вахитово”, “Комбинат”, “Юбилей”, “Каенлык”, “Столбищи”, “Аэропорт” тукталыш пунктлары каралган.
“Казан” халыкара аэропортында яңа терминал төзү 2009 елның сентябрь аенда башланды. 20 мең кв.м мәйданлы терминал елына 1,2 млн пассажир кабул итә ала. Төзү эшләре 2 млрд сумнан артык бәягә чыккан.
Бинада уңайлы көтү заллары, 19 теркәү стойкасы, 6 паспорт контроле кабинасы һәм 4 махсус контроль пункты, туклану пунктлары, бизнес-заллар, ана һәм бала бүлмәсе бар. Мөмкинлекләре чикле булган пассажирлар өчен пандуслар, лифтлар, бәдрәф бүлмәләре, киңәйтелгән ишекләр уемнары, ачылмалы ишекләр, аерым парковка каралган.
Беренче вакытта яңа терминалда пассажирларны эчке рейсларга терки башлыйлар. Халыкара зона ел ахырына – чик һәм таможня хезмәтләре эше оештырылганнан соң эшли башлый.
Фоторепортаж
Видеорепортаж