И.Метшин 5-нче номерлы яңа маршрут эшендәге тоткарлыклар өчен «Метроэлектротранс» МУП эшен тәгкыйтьләде.
(KZN.RU, 5-нче ноябрь). 5-нче номерлы яңа трамвай маршрутының беренче эш көннәреннән үк шәһәр хакимияте адресына трамвайның даими эшләмәвенә зарлар килеп ирешә башлады. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин “Метроэлектротранс” МУП җитәкчелеген җавапка тартты.
Исегезгә төшерәбез, 31-нче октябрь көнне Казанда “Солнечный микрорайоны”ннан алып тимер юл вокзалына кадәр 5-нче номерлы маршрут буенча трамвай хәрәкәте ачылды. 32 тукталыш пункты булган маршрутның озанлыгы 26,9 км тәшкил итә (ике якка рельсларның гомуми озынлыгы – 52 километр). Шул ук вакытта юлның төп өлеше машиналар йөрү өлешеннән аерым. Ачылу вакытында “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов белдергәнчә, иртәнге 5-тән алып кичке 10-га кадәр көн саен, пик сәгатьләрендә 6-7 минут аралыгы белән (гадәти вакытта – 11 минут) 24 трамвай вагоны эшләргә тиеш.
“Икенче көнне үк кешеләр 6 минут, 10 минут, ярты сәгать көтеп торган. Соңрак автобуска утырып китәргә мәҗбүр булган. Нәрсә булды?” – дип сорау бирде шәһәр башлыгы.
“Метроэлектротранс” МУП генераль директорының беренче урынбасары Шамил Гыйльманов сүзләренә караганда, төп тоткарланулар юл-транспорт һәлакәтенә бәйле. Шулай итеп, 2-нче ноябрь көнне Җиңү проспекты һәм Минск урамнары киселешендә трамвай машина белән бәрелешкән. Шул сәбәпле 1 сәгать 20 минутка хәрәкәт туктаган. 1-нче ноябрь көнне шундый ук авария Губкин урамында булган.
“5-нче номерлы яңа маршрутка барлык 24 трамвай да эшкә чыккан, - дип хәбәр итте транспортчы. – План буенча эшләделәр. Әмма бу бәрелешү тоткарланырга мәҗбүр итте, ЮХИДИ соңлап килде”. Ул шулай ук “Метроэлектротранс”ның күчмә составның ачыкланган техник һәм контакт челтәренең җитешсезлекләренең бетерүләре хакында өстәде. “Хәзерге вакытта бу “кытыршыларны” бетерү юнәлешендә эшлибез”, - дип билгеләде Ш.Гыйльманов.
“Зур эш башкарылган. Әлеге маршрут ачылышын шәһәр халкы да, шәһәр җитәкчелеге дә көтте. Рәхмәт урынына зарлар гына түгел, “Метроэлектротранс”ка карата каргау сүзләре ишетергә туры килә. Мондый тоткарлыклар халыкның киләчәктә ышанмавына китерә, - дип ачуланды Казан Мэры Илсур Метшин. – Бу “кытыршы” түгел, бу – зур уңышсызлык”.
Транспорт комитеты Айдар Габделхаков хәзерге вакытта трамвай кабиналарында видеорегистраторлар урнаштыру мәсьәләсе хәл ителүен хәбәр итте. Әлеге чара машиналар хуҗаларын дисциплинада тотарга ярдәм итәчәк, димәк, күчмә составның авария сәбәпле басып тору куркынычын киметәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук маршрутта 9 тукталыш өчен җитмәгән 18 тукталыш павильоны урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды. Капиталь төзелеш һәм рекострукция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов аларга заказ эшләнгән, аларны урнаштыру эше 15-нче ноябрьдән башлана дип белдерде.