Инвалидларның иҗтимагый оешмаларының заявкалары буенча ТР хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Казан Башкарма комитетының Капиталь төзү һәм реконструкция идарәсе белән берлектә үз эченә 21 урам һәм 244 җәяүлеләр кичү урынын алган 13 социаль яктан әһәмиятле булган маршрут әзерләгән.
(KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин подрядчыларга транспорт инфраструктурасы объектларын төзү киңәшмәсе барышында “Уңай мохит” (“Доступная среда”) программасын тормышка ашыру өлкәсендә җитешсезлекләрне якын арада бетерү таләбен белдерде.
“Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру – теләсә кайсы заманча, гуманлы шәһәрнең алыштыргысыз атрибуты. Урамнарда светофолорлар булган кебек, һәркем өчен уңайлы мохит тә булырга тиеш!” – дип белдерде шәһәр башлыгы.
ТР хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары – Социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова сүзләренә караганда, узган елда Казанда “Уңай мохит” программасы кысаларында җәяүлеләр өчен җир өсте кичү урыннарында эш башланган. Быел җәяүлеләр өчен җир өсте кичү урыннарын инвалидлар һәм халыкның башка аз хәрәкәт итәргә мәҗбүр булган төркемнәре өчен яраклаштыру эше бара. Хәзерге вакытта Дубрава, Короленко, Волгоград һәм Чуйков урамнарында эшләр тәмамланган. Вишневский, Эсперанто, Серов һәм Гадел Кутуй урамнарында эш әлегә дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, инвалидларның иҗтимагый оешмалары белән килешенгән, тротуарларны уңайлылык элементлары белән җиһазландыруның типлаштырылган проектын “Татдорпроект” ААҖ ТР хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән бергәлектә башкарды. Җәүялеләр кичү урыннарын яраклаштыру борт ташларын киметү белән генә чикләнми, шулай ук СНиП и ГОСТ таләпләренә туры китереп тактиль плиткалар урнаштыру һәм куркыныч урыннарда тротуарларны киртәләүне үз эченә ала.
И.Метшинның шәхси йөкләмәсе нигезендә, программа тормышка аша башлаганчы җәяүлеләрнең кичү урыннары буенча мөмкин булган карарлар Бутлеров урамында сыналды. Ирина Просвирякова сүзләренә караганда, сынау өчен әлеге катлаулы объектны – шәһәрнең тар һәм иске урамын сайлау – дөрес карар булган.
“Илсур Рәисович, инвалидларның иҗтимагый оешмалары исеменнән сезгә рәхмәтемне белдерәм, чөнки Бутлеров урамында барлык катлаулы моментлар буенча эш урынына җиткереп башкарылды. Казан – халыкның аз хәрәкәтләрнергә мәҗбүр булган гражданнар өчен урамнарны яраклаштыруның барлык вариантларын җитди рәвештә карап тикшергән шәһәр. Безнең Сукырлар җәмгыяте әрисен башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен махсус рәвештә Мәскәүгә чакырдылар”, - дип хәбәр итте И.Просвирякова.
Аның сүзләренә караганда, тәҗрибә шуны күрсәтә: җәяүлеләр кичү урыннарын инвалидлар өчен чынлап уңайлы ясауга еш кына проектлар башкару өчен нигез итеп алына торган СНиПның кайбер таләпләре комачаулый. Шуның белән бәйле хәзерге вакытта ТР Социаль яклау министрлыгы аңа төзәтмәләр кертү нияте белән федераль дәрәҗәгә чыгарга әзерләнә.
“Рәхмәт әйтү урынсыз. Инвалидларның үзләре белән киңәшләшкәннән соң, без, ниһаять, өченче тапкырдан урамнарны әйбәтләп башкарып чыктык – бу урында күзләребезне аска төшереп утырырга кирәк. Аллага шөкер, аякларыбыз йөри, кулларыбыз белән ишек ача алабыз, күрәбез һәм ишетәбез. Әмма мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең ихтыяҗларына карата сукыр һәм чукрак булырга ярамый”, - дип мөрәҗәгать итте Метшин залда утырган подрядчыларга.
Уңай мисалларга карамастан, объектлар буенча шелтәләр саклана. Ирина Просвирякова сүзләренә караганда, нормативларны бозу очрагы – бер генә җәяүлеләр кичү урыны да СНиП һәм ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән Мәскәү урамы. Шулай ук Горький, Павлюхин һәм Сәлимҗанов урамнардагы объектларга карата шелтәләр бар. Биредә заказ ясаучы - “Главтатдортранс” оешмасы.
Ачык бозулар тротуардагы борт ташын түбәнәйтү яисә тактиль ташның дөрес салынмавына бәйле. Шулай итеп, Мәскәү урамындаборт ташы кирәкледән 4 см артык яисә бер генә яктан төшерелгән, ә ут баганасы янында кисәтә торган плитка урынына юнәлтә торган салынган. Дөрес булмаган сигналны тыңласа, күзе күрмәгән инвалид баганага килеп бәреләчәк.
Ирина Просвирякова сүзләренә караганда, подрядчыларның кисәтүләргә карата мөнәсәбәте шаккатыра. “Мисалга, тактиль такта борт ташыннан 80 см ераклыкта салынырга тиеш. Подрядчы метрга адым ясаган очракта плиткадан машиналар йөрү өлешенә кадәр аралык җитә дип белдерә. Әмма күзе күрмәгән инвалидның адымы 40 см артмый. – Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен нормативларны шәрехләү - бу бит нонсенс!” – дип ассызыклады ул.
“Барлык таләпләр проект белән каралган, аларга акча бүлеп бирелә. Әйе, болар безнең өчен яңалык, әмма бу яңалык белән яшәргә кирәк, шуңа күрә барлык эшләрне сыйфатлы, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата хөрмәт белән башкарырга кирәк. Аларга безнең ярдәм кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте подрядчыларга ахырда шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда юл-транспорт өлкәсендә “Уңай мохит” программасын гамәлгә куюга 26 млн сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчага мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен иң кирәкле объектларга маршрутлар узган урамнар яраклаштырыла. Инвалидларның иҗтимагый оешмалары заявкалары буенча ТР хезмәт, эш белән мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Казан Башкарма комитетының Капиталь төзү һәм реконструкция идарәсе белән берлектә үз эченә 21 урам һәм 244 җәяүлеләр кичү урынын алган 13 социаль яктан әһәмиятле булган маршрут әзерләгән.