(KZN.RU, 1-нче ноябрь). Планлаштырылган барлык паркинглар ачылганнан соң, Казан үзәге машина кую урыннары белән тәэмин ителеш ягыннан Европа шәһәрләре дәрәҗәсенә җитәчәк. Мондый белешмәләр бүген Тукай мәйданында “Кольцо” сәүдә үзәге янында 275 машинага исәпләнгән күп катлы паркингны ачкан вакытта китерелде.
Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин искә төшереп узганча, ел ахырына кадәр тагын 7 паркинг ачарга планлаштырыла, шулай итеп, шәһәрнең тарихи үзәгендә тагын 3000 яңа машина кую урыны барлыкка киләчәк.
Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Европа шәһәрләрендә, аерым алганда Мюнхенда паркинглар белән булган хәлне өйрәнгән, анда шулай ук 1 млн 300 мең кеше яши. “Бу шәһәрнең үзәк өлешендә 2900 парковка урыны бар, шул ук вакытта, Казан белән чагыштырганда, Мюнхенда 1 мең кешегә автомобильләр саны 3 тапкыр артыграк. Яңа парковка ачылганнан соң Казан үзәгендә ябык автостоянкада машиналар калдыру мөмкинлеге булмау турында сүз алып бару нигезсез була”, - дип саный Рөстәм Нигъмәтуллин.
275 машина урынына исәпләнгән, бүген ачылган дүрт катлы яңа паркинг “Кольцо” сәүдә үзәгенә керү урыны янындагы 60 урынлык җир өсте парковкасын һәм 375 машинага исәпләнгән өч катлы җир асты парковкасын, шулай ук “Grand Kazan Hotel”ның 50 машиналык ике катлы паркингын тулыландыра. Әлеге 760 машина урыны 4 км озынлыктагы урам кырыйларын автомобильдән бушатырга һәм шәһәр үзәгендәге җиңел булмаган транспорт ситуациясен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
Паркингтан туры “Кольцо”, “Grand Kazan Hotel” һәм фитнес-клубка, “Тукай мәйданы” метрополитен станциясенә чыгып булачак, паркинг шулай ук янгын сүндерүнең заманча системасы белән тәэмин ителгән. Объектта инвалидлар өчен җайлы урыннар һәм махсус рәвештә ал төстә буялган “Ханымнар һәм туташлар каты” каралган. Бу каттан туры сәүдә үзәгенә кереп китеп була. Күп катлы җир асты парковкасына Щербаковский тыкрыгыннан, КДФИИ каршыннан кереп була.
РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм “Эдельвейс-групп” милектәше Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, яңа ябык паркинг казанлылар өчен әһәмиятле. “Тихомирнов урамы буенча яңа трасса ачылганнан соң, паркинг шәһәрнең әлеге өлешендә хәрәкәтне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк”, - дип билгеләде Айрат Хәйруллин. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр үзәгендә паркинглар булу – проблеманы хәл итүнең бер өлеше генә дип саный.
“Беренче мәсьәлә машина йөртүчеләрне түләүле парковкаларда машина калдырырга өйрәтүдән гыйбарәт. Бу юлны барлык мегаполислар узды, моңа аерым вакыт кирәк. Безгә еш кына юл кырыенда машина калдыру альтернативасын бирегез дип әйтәләр. “Кольцо” сәүдә үзәге янындагы паркинг ачылганнан соң болай әйтергә ярамаячак”, - дип ассызыклады Мэр.
Эчке эшләр идарәсенең Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов дөрес урында калдырылмаган машина белән көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле юлы – транспортны штрафстоянкага озату дип белдерде. “Шәһәрдә урам-юл челтәрен реконструкцияләү тәмамланганнан соң, нигездә, аның үзәк өлешендә тукталышны тыйган билгеләр куелачак. Штрафстоянкага эвакуацияләү белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган барлык автомобильчеләр очрашачак. Бүген көн саен шәһәр үзәгеннән уртача 50 автомашина эвакуацияләнә”, - дип ышандырды ул.
Ахырда Казан Мэры ярым шаярып “Бөкеләр белән көрәшкән өчен” бүләген оештырырга тәкъдим итте. “Әлеге бүләккә беренче дәгъвачылар бар инде”, - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин паркинг инвесторларына.