Тарихи үзәкне зәвыксыз реклама белән тутыру өчен торгызмыйбыз, дип белдерде Илсур Метшин.
(KZN.RU, 1-нче ноябрь). Казанның тарихи үзәгендәге 16 үзәк урамны зур форматлы рекламадан азат итәчәкләр. Казанның тарихи үзәген саклау комиссиясе утырышнда Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина хәбәр иткәнчә, 151 реклама конструкциясе салдырылачак (3Х6 размерлы еврощит).
Бүгенге көндә әлеге эшнең төп күләме башкарылган – 145 еврощит сүтелгән. Аерым алганда реклама Ярминкә мәйданы, Ташаяк, Мәскәү, Бутлеров, Горький, Островский, Луковский һәм Петербург урамнарыннан алынган. Конструкцияләрнең 2/3 өлешен оешмалар үз теләге белән сүткән, калганнарын Башкарма комитет подрядчы оешмалар ярдәме белән салдырачак.
“Тарихи үзәкне зәвыксыз реклама белән тутыру өчен торгызмыйбыз. Һичшиксез, бер генә заманча шәһәр дә рекламасыз була алмый, әмма тарихи үзәкнең уникаль архитектура төсе реклама конструкцияләре белән тутырылырга тиеш түгел”, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. “Эшнең киләсе этабы үзәктәге биналарда вывеска, аншлаглар һәм диварга урнаштырыла торган башка конструкцияләрдә тәртип урнаштыру була”, - дип өстәде шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыруның яңа архитектура-сәнгать регламентын башкарды. Шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, регламентны башкарган вакытта шактый тарихи биналар реклама конструкцияләре белән гармонияле рәвештә урнаштырылган Санкт-Петербург тәҗрибәсе файдаланылды.
Яңа регламентта реклама конструкцияләре төрләренә, размер һәм аларны уранштыру урыннарына карата анык таләпләр язылган. Аерым алганда, хәзер мәдәни мирас объектларында 2 каттан да югарырак булмаган реклама-мәгълүмати конструкцияләре гына урнаштырырга ярый. Шул ук вакытта алар декоратив-сәнгати ысул белән башкарылырга тиеш – стена бизәге, сәнгати металл, графит, мозайка, барельеф.
Тарихи үзәктән брандмауэрлар да алыначак: юллар буенда кече форматтагы типлаштырылган конструкцияләр була, ә объектларның хуҗалары реклама-мәгълүмати стелаларын үзләренең территорияләрендә генә урнаштыра алачак. Тулаем алганда, рекламаның мөмкин булган кадәр җыйнак булып, шәһәрнең тарихи мохите эстетикасына зыян китермәслек булыр дип планлаштырыла.
“Реклама – сәүдәне алга җибәрә торган көч, әмма шәһәрне түгел, бигрәк тә шәһәрнең тарихи үзәге аның өчен үз төсен югалтырга тиеш түгел. Һәр объектта реклама конструкцияләрен урнаштыруны килешү яңа регламентның барлык таләпләрен үтәп башкарылырга тиеш”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Админстратив-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин үз чиратында билгеләп узганча, быел шәһәрнең тарихи үзәгендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру таләпләренә бәйле 44 хокук бозу теркәлгән. Административ материаллар тезелгән, алар буенча штрафларның гомуми суммасы 489 мең сум тәшкил итә.