(KZN.RU, 31-нче октябрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Солнечный город” мирокрайоныннан тимер юл вокзалына кадәр 5-нче номерлы трамвай маршрутын ачып җибәрде. Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, бу Россия электротранспорты өчен зур вакыйга, бу кадәр озынлыктагы өзлексез тармак соңгы 20 ел эчендә беренче тапкыр ачыла.
“Бу көнне без мөмкин кадәр якынайтырга тырыштык. Безнең өчен трамвай полосасының барлык озынлыкта бүленгән булуы бигрәк тә мөһим (Киров һәм Өченче транспорт дамбасыннан тыш). Әлеге трамвайга транспорт хәрәкәте агымыннан алдан каралган режимда йөрергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
32 тукталыш пункты булган маршрутның озынлыгы 26,9 км тәшкил итә (ике якка рельсларның гомуми озынлыгы – 52 километр). Һәр көнне иртәнге 5-тән алып кичке 10-га кадәр пик сәгатьләрендә 6-7 минутка (гадәттә - 11 минут) 24 трамвай вагоны йөриячәк. Трамвай маршрутының башлангыч ноктасыннан ахрыгы ноктасына бару вакыты 58 минут тәшкил итә, диде “Метроэлектротранс” МУП башлыгы Әсфан Галәвов.
Бүгенге көндә шәһәрнең трамвай челтәре (бүген ачылганны исәпкә алмаганда 4 маршрут) көн саен 80 мең пассажирга хезмәт күрсәтә. 5-нче номерлы маршрут хезмәтеннән көненә 40 меңләп кеше файдаланыр дип көтелә.
Шуны да өстәргә кирәк, Җиңү проспекты буенча трамвай эше туктатылып торганда биредә 100Т номерлы автобус маршруты җибәрелгән иде. Бүген ул үз эшен тәмамлый.
2013 елның гыйнвар аенда Казанга “Белкоммунмаш” заводыннан (Белоруссия) яңа 3 секцияле вагоннар килә башлый. Яңа вагоннар заманча җылыту системасына ия булачак, түбән идәнле, ике яктан ачыла торган киң ишекләр, хәрәкәт итү ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен йөри торган пандуслы булачак. Анда 240 кеше сыя, шул исәптән утыра торган урыннар саны 60-ка җитә. Барлыгы шундый 20 вагон сатып алыначак. Яңа трамвайлар 11 секунд эчендә 100 км/сәг. тизлеген арттыра алачак. “Мондый яхшы юллардан кимендә 60-70 км/сәг. тизлеге белән барып булачак”, - диде “Метроэлектротранс” МУП башлыгы.
Шәһәр башлыгы яңа маршрутта күпме вакыт эчендә барлык тукталыш павильоннары урнаштырылачагы белән кызыксынды. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов ноябрь дәвамында 9 тукталыш мәйданында урнаштырылачак, хәзерге вакытта 18 павильон әзерләнүе турында хәбәр итте. Шулай ук шәһәр башлыгы трамвай юллары буенда яшелләндерү эшләрен үткәрүне йөкләде.
Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, И.Метшин башкала халкын һәм кунакларын транспорт белән тәэмин ителешендә эзлекле рәвештә сыйфатлы үзгәрешләр булдыру – шәһәр хакимиятенең план нигезендә алып барыла торган сәясәте икәнлеген билгеләде.
Шулай итеп, 5 ел элек маршруткаларны алмаштырып һәм зуррак сыешлы күчмә составына күчү белән автобус транспорты системасы шактый яңартылды. Бүгенге көндә төп ыргылыш электротранспорт өлкәсендә күзәтелә.
Шәһәр башлыгы икенче елда Казан метрополитенының яңа 3 станциясе кулланылышка тапшырылачагын искә төшерде, бу исә пассажирлар агымы 200 мең кешегә кадәр артачак дигән сүз.
2013 елның җәенә тимер юл вокзалыннан аэропортка кадәр интермодаль тармак буенча хәрәкәт ачылачак.
Моннан тыш, Татарстан һәм “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелеге поездларның шәһәр эчендә боҗра хәрәкәтен оештыру мөмкинлекләре турында фикер алыша.
“Халыкка транспорт хезмәте күрсәтүдә киләсе адым булып торачак бу”, - диде Илсур Метшин һәм электротранспортның тизлек ягыннан гына түгел, экологик яктан да кулай транспорт икәнен билгеләде.
Бүген ачылган маршрутка килгәндә, шәһәр башлыгы биредә тизлек һәм куркынычсызлыкның гына түгел, хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә күрсәтелү тиешлегенең мөһимлеген билгеләде.
“Нәкъ менә электротранспорт хезмәт күрсәтүдә югары планканы билгели, бу өлештә шелтәләр иң азы”, - диде И.Метшин.