2015 елга Казан заманча инфраструктуралы һәм халыкара чаралар үткәрү эшендә тәҗрибәле шәһәр булачак, дип ышана Казан башлыгы.
(KZN.RU, 30-нчы октябрь). 2015 елга Казан заманча инфраструктуралы һәм халыкара чаралар үткәрү эшендә тәҗрибәле шәһәр булачак. Бу исә Татарстан башкаласында спортның су төрләре буенча иң яхшы дөнья чемпионатын оештырырга ярдәм итәчәк, Татарстан халкын йөзүгә кызыксынуларын арттырачак. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин FINA Бөтендөнья конвенциясе барышындагы чыгышында шулай дип белдерде.
Халыкара йөзү федерациясенең Бөтендөнья конвенциясе Мәскәүдә үз эшен башлап җибәрде. 29 октябрьдән алып 1 ноябрьгә кадәр конвенция кысаларында федерация әгъзаларының бөтен дөньяда спортның йөзү төрләрен үстерүгә караган төрле күргәзмәләр, күп санлы очрашулары һәм фикер алышулары көтелә.
“Ышанам ки, әлеге чара дөньядагы спортның су төрләре буенча фикер алышу өчен шактый мөһим мәйданчык булып тора. Конвенция актив хезмәттәшлеккә һәм төрле илләрнең милли федерацияләре арасында тәҗрибә алмашырга ярдәм итә”, - Казанны 2015 елның спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты хуҗасы сыйфатында тәкъдим иткән вакытта шулай дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Илсур Метшин. Презентацияне Казан Мэры Илсур Метшин инглиз телендә алып барды.
Шәһәр башлыгы Татарстанның Россиядә икътисади һәм сәяси хәлле булган, иң тиз үсә торган регионнарның берсе икәнлеген билгеләде. “Республика бай табигый ресурсларга, югары дәрәҗәдә сәнәгать үсешенә һәм фәнни потенциалга ия. Әйдәп бара торган “Forbes” халыкара басмасына караганда, 2011 елда Татарстан Республикасы Россиянең бизнес һәм инвестицион климат күзлегеннән иң яхшы регион дип танылды. Татарстан Россиянең иң яхшы спорт төбәге, ә Казан – илебезнең “Спорт башкаласы” дип табылды”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, мәркәзебезгә килгән кунаклар казанлыларның кунакчыллыгын һәм дустанә мөнәсәбәттә булуын, шулай ук ярышларны югары дәрәҗәдә оештырылуын билгели. “2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча халыкара чемпионатын үткәрү безнең өчен шәрәфле эш булып тора”, - дип белдерде Татарстан башкаласы Мэры.
Бүгенге көндә йөзү спортның иң популяр төрләреннән санала. Дөнья чемпионатын үткәрү Казанда һәм Татарстанда спортның су төрләре белән шөгыльләнүчеләр санының артуына ярдәм итәчәк.
“Шул ук вакытта йөзү спорт төре популярлыгының үсүе 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек белән дә бәйле. Аның программасына спортның су төрләре буенча шактый күп ярыш кертелгән. Универсиада шәһәр спорт тормышында төп вакыйга булачак. Дөньяның 170 иленнән иң яхшы спортчылары Казанда җыелып, ярышларда катнашачак”, - диде И.Метшин.
Экспертлар нәтиҗәсе буенча Европада иң яхшы дип табылган заманча спорт объектларын төзүдән тыш Казан Мэры Татарстан башкаласында урам-юл челтәрен һәм кунакханә комплексын үстерү буенча актив эш барылганлыгын искә төшерде.
“Хәзерге вакытта Казан халыкара аэропорты дөньяның 15 баш шәһәреннән рейслар кабул итә. 2013 елга аэропортның кабул итү мөмкинлекләре елына 3,2 миллион пассажир, ә 2015 елга – 5,2 миллион пассжир санына җитәчәк. Моннан тыш, быел шәһәр үзәгеннән аэропортка тиз арада барып җитүне тәэмин итәчәк тимер юлның югары тизлектәге линиясе эшли башлаячак”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Ахырда Илсур Метшин спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанның 4 спорт объектында үткәреләчәге турында искә төшерде. Синхрон йөзү һәм суга сикерүләр буенча ярышлар Спортның су төрләре сараенда узачак. Су полосы буенча ярыш – вакытлыча бассейнда, йөзүчеләр төп йөзү бассейнында ярышачак, ул исә 45000 тамашачы кабул итә алырлык стадионда төзеләчәк. Йөзү буенча ярыш Спортның ишү төрләре үзәгендә ачык суда уздырылачак.
“Бер сүз белән әйткәндә, 2015 елга без кирәк булган барлык заманча инфраструктуралы, яхшы өйрәтелгән һәм квалификацияле кеше ресурлары, шулай ук Казанда киң масштаблы спорт чаралары оештыру барышында һәр юлысы җыела торган тәҗрибәле булачагыбызга ышандыра алам”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы башкаласы Мэры.
Шуны әйтергә кирәк, FINA президенты Хулио Маглионе, конвенциядә чыгыш ясаган вакытта, Казанда 2015 елда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионты оештыру төркеменең эшен бик яхшыга бәяләде. “Казанны уңыш көтәчәгенә ышанам. Турнирның оештыру комитеты бик яхшы эшли, чемпионатның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанабыз”, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, бер атна элек Йөзү халыкара федерациясе президенты Хулио Сезар Маглионе һәм FINA башкарма директоры Корнел Маркулеску Казанда булып кайттылар, Татарстан башкаласының 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлеген бәяләде.