(KZN.RU, 30-нчы октябрь). “Яшел рекорд” озак вакытлы проекты кысаларында Казанны яшелләндерү стратегиясе Ратушада шәһәр башлыгы Илсур Метшинның экология җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы барышында төп тема булды.
Очрашуны ачып җибәргәндә шәһәр башлыгы “Яшел рекорд” проектын тормышка ашыру буенча 20 көндә 20 меңнән артык агач утыртылганы, төзү оешмаларына карата киселгән агачларны кабат утырту буенча таләпләрнең катгыйрак куелуы һәм, ниһаять, агачларны кисүгә вакытлыча мораторий кертелүе хакында хәбәр итте.
“Проект берничә ел гамәлдә булачак. Бер-ике ел эчендә яшеллекнең җитмәвен җиңеп булмый, әмма проблема белән системалы рәвештә шөгыльләнмәсәк, шәһәрнең таш джунглига әйләнеп калуы бар”, - дип белдерде шәһәр башлыгы. Хәрәкәт итү өчен юнәлешне дөрес билгеләү дә хәзер, проект башында мөһим икәнлеген хәбәр итте. Биредә шәһәр хакимияте эколог-галимнәр, шулай ук иҗтимагый экология оешмалары белән бергәләшеп эшләргә ниятли.
КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева сүзләренә караганда, яшелләндерүне аерым яшел зоналар итеп түгел, ә бердәм табигый-экология яисә, яшел каркас итеп булдырылык итеп алып барырга кирәк.
Каркасның үзәге булып, гадәттәгечә, елга яисә яшел массив, ә структура элементлары – аңардан шәһәр парклары, бакчалары һәм скверлары формасында тарала торган яшел бүлемнәр.
2000 елга кадәр Казанда шундый рухта эш алып барылган, әмма шуннан соң актив төзү эшләре нәтиҗәсендә өзлексез яшел ятьмә, кызганычка каршы, өзелгән. Хәзер аны кабат торгызу кирәк.
Җавап итеп Илсур Метшин шәһәрнең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фоминга әлеге мәсьәләне галимнәр белән бергә башкарып, тиешле төзәтмәләрне Казанның Генераль планына кертүне йөкләде.
КФУ Экология институтының җир өсте экосистемаларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Галина Юпина игътибарын агачларның яңадан инвентаризациясен үткәрү кирәклегенә юнәлдерде. Исегезгә төшерәбез, соңгы тапкыр мондый “яшеллекләр исәбен исәпкә алу” эше 2007 елда үткәрелгән, әмма кризис булу сәбәпле тәмамланмаган, ул вакытта җыелган белешмәләр дә искергән инде. Беренче адым булып, аның фикеренчә, шәһәрне спутниктан төшереп, алга таба төрле заманча методикалар ярдәмендә сурәтләрне анализлау. Илсур Метшин фикерне хуплады, инвентаризация үткәрүнең этаплап башкару планын әзерләүне йөкләде.
Илсур Метшин шулай ук гамәлдәге парклар, скверлар һәм рекреацион зоналарның төгәл чикләрен раслау кирәклеге белән килеште. Бу аларга саклаулы зона статусын биреп, теләсә нинди төзелеш эшләреннән сакларга ярдәм итәчәк.
“Аларны Казан шәһәре Думасы яисә ТР Хөкүмәте карары белән бер тапкыр һәм гомерлеккә расларга кирәк. Безнең бүген аларны төзекләндерүгә акча бармы, юкмы икәнлегенә карамыйча, анда төзү эшләре алып бармаслык, кызыл линияләрдән читкә тайпылмаслык иттереп”, - диде шәһәр башлыгы.
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан буенча бүлеге президиум әгъзасы Сергей Мухачев төзү проектларын тормышка ашырган вакытта дөрес проект карарлары кабул ителгән очракта табигатькә булган зарарны минимумгә җиткереп булуын билгеләде. Мисал итеп ул Көрәш сарае янындагы яшеллекләрнең үсеп китмәвен китерде, биредә проектны әзерләүчеләр читкә җибәрә торган каналны алдан әзерләмәгән.
Эколог Мэрның Экология советы булдыру турындагы идеясен хуплады, аны аерым проектларны карый торган төрле эш төркемнәре кысаларында формалаштырырга тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә Илсур Метшин җыелганнарга эчтәлекле бәхәс өчен рәхмәтен җиткерде һәм шәһәрнең яшелләндерү өлкәсендә алып барган сәясәтендә актив катнашырга чакырды