Көз башыннан Казанда 24 мең агач утыртылган.
(KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казанны язын яшелләндерү планын бүгеннән үк эшли башларга кирәк. Башкалада бу юнәлештә ныклап уйланган сәясәт алып бару сорала. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, 27-нче октябрь көнне шәһәрнең 112 мәйданында өченче “яшел өмә” узды. Аңарда 5 меңнән артык кеше катнашкан, 1700 агач утыртылган, бу көнне предприятиеләр үз акчаларына Фучик, Мәүлетов урамнарында, Ямашев һәм Әмирхан проспектларында, Себер трактында 820 агач утырткан.
“Казанькомпрессормаш”, Икмәк-кондитерлык комбинатына, “Татмедиа”, “Казаньзернопродукт”, “Татэлектромонтаж”, “Унистрой”, “Барс авто” кебек предприятиеләргә катнашулары өчен рәхмәтемне җиткерәсе килә”, - диде А.Лобов. Аның мәгълүматларына караганда, көз башыннан Казанда “Яшел рекорд” һәм “Горводзеленхоз”ның көн саен башкарыла торган эше кысаларында 23920 агач утыртылган.
Агач утырту мәйданчыклары шәһәр халкының 296-99-25 кайнар линиясе телефонына кабул ителгән теләк-тәкъдимнәре нигезендә сайланганлыгын искә төшерде Александр Лобов. “Бу юнәлештә эш өчен 459 мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның һәрберсе буенча яшелләндерү мөмкинлегенә тикшерү эшләре алып барыла. Агач утыртырга, киләчәктә аларны карап торырга теләк белдергән инициатив төркемнәргә өстенлек бирелә”, - дип билгеләде Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары. Ул 3-нче ноябрь көнне чираттагы “яшел өмә” уздыру мөмкинлегенә уңай һава шартлары булачагына өметен белдерде. Мәйданчыклар исемлеге, гадәттәгечә, атна уртасында Казан Мэриясенең рәсми порталында урнаштырылачак.
Казан Мэры Илсур Метшин “Яшел рекорд” проектында катнашучыларга рәхмәт сүзләрен белдерде. “Проектны тормышка ашыруның беренче 19 көненә яхшы темп алынган. Көзен утырткан агачларны исәпкә алганда, барлыгы 24 мең диярлек үсенте утыртылды. Программаның экваторын уздык дигән сүз”, - дип билгеләде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, “Яшел рекорд” проектын Казан Мэры Илсур Метшин “Бердәм Россия” партиясе активы белән очрашу барышында тәкъдим итте. Шәһәрдә 50 меңнән дә кимрәк булмаган санда агач утырту бурычын куйган Рөстәм Миңнеханов әлеге башлангычны хуплады.
Экологлар фикеренчә, агач утырту көзен файдалырак, шуңа күрә агач утырту өмәсе дәвам итәчәк, дип белдерде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин шәһәрне яшелләндерү буенча язгы планны бүгеннән эшли башларга кирәклеген билгеләде.
“Тулаем алганда экология һәм яшелләндерү мәсьәләләре системалы эшчәнлек алып баруны таләп итә. Кайсы урамнарда нинди агач утырту эшендә яхшы итеп уйланган сәясәт, профессиональ проектлар, анык белем кирәк”, - диде Мэр. Ул шулай ук әлеге мәсьәләләрнең шәһәр җитәкчелегенең экология җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуында фикер алышыначагын да билгеләде.