Биналарның берсендә “Иске шәһәр” префектурасы урнашачак
(KZN.RU, 26-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Иске Татар бистәсендә Апанаевлар утарының ике бинасын төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Төзекләндерү эшләре тәмамлануга йортларның берсендә - Мәрҗани урамы буенча 40/1 йортта “Иске шәһәр” префектурасының административ бинасы урнашачак.
Эшлекле сәфәрдә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү буенча урынбасары Руслан Шакиров, “Иске шәһәр” префекты Линар Закиров һәм архитектор-реставратор, Василий Аксенов музей-йорты директоры Ирина Аксенова катнашты.
Мәрҗани һәм Сафьян (40/1) урамнары киселешендәге 1912 елда төзелгән 2 катлы бина Әхмәт бай йорты сыман озак еллар ялгыш ТР Мәдәният министрлыгы реестрында исәпләнгән. Әлеге йортның иң эре йорт хуҗалары Апанаевларның икәнлеге ачыкланды. Тарихчы-архитекторлар сүзләренә караганда, йорт XX йөз башында таралган шәһәр сәүдәгәрләр йорты тибында булуын хәбәр итте Ирина Аксенова. “Интерьер үз эченә паркет, лепнин, ике камин, китапханә, музыка инструментларын ала. Харун Рәшит Апанаевның зур кызын фортепианода уйнарга Салих Сәйдәшев өйрәткән, гаилә башлыгы үзе исә мандолина һәм балалайкада уйнаган”, - дип сөйләде И.Аксенова.
Линар Закиров сүзләренә караганда, Апанаевлар нәселенең Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң, тарихи дөреслек урнаштырылачак. “Бинаны төзекләндерүгә бирегә Апанаевларның фотографияләре, көнкүреш предметлары кайтарылачак”, - дип хәбәр итте префект.
Бинаның беренче каты кирпечтән, икенчесе – агач. Узган гасырның 60-нчы елларында черегән бүрәнәләрнең бер өлеше алынган, әмма төзекләндерү эшләре барышында түшәм биеклеге кайтарылачак. Нигезне ныгыту өчен аны махсус состав белән эшкәртәләр. Кирпеч диварларны махсус методика буенча температура үзгәрешеннән һәм һава дымлылыгыннан саклаячаклар.
Икенче катны торгызу өчен һәр бүрәнәне тикшереп, билгеләп, төзекләндерергә мөмкин булмаганнарын алып куйган Архангельскиның агач осталары чакырылган. Аларны шул ук яшьтәге агач, бәлки, Мәскәү урамында сүтелгән биналарның бүрәнәләре кулланылачак.
Особнякта эчке һәм тышкы рамнар алмаштырыла, шул ук вакытта йөзлекләре сакланачак. “Төзекләндерү максатыннан барлык фотоархивлар күтәрелде”, - дип аңлатты Линар Закиров. Барлык эшләрне башкаруга 17 млн сум таләп ителә.
Сафьян урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан ике катлы таш утарны төзекләндерү эшләре белән “Камастройинвест” компаниясе мәшгуль. Якын арада бинада тәрәзәләр урнаштырылачак, җылы җибәрелә. Эчке эшләрне яңа елга кадәр башларга планлаштырыла. Төзекләндерү эшләреннән соң 460 кв.м мәйданлы бина янында 200 кв.м мәйданлы һәм 5 машинага исәпләнгән паркинг барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта биредә утарның мәдәни өлеше буенча археологик эзләнүләр бара. Башкарыла торган эшләр бәясе 20 млн сумга чыга.