Казан Башлыгы бәйрәм уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты
Кадерле казанлылар!
Мөселманнарны чын йөрәктән изге Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм якыннарны кайгырту, мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтү кебек игелекле гамәлләр белән билгеләп үтелә. Дин кардәшләребезнең күңелләрен шатлык һәм бергәлек хисләре биләп ала. Югары әхлакый сыйфатларның тантана итүен бу изге көннәрдә барлык казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары тоя алырлар дип ышанам.
Рухи яңарыш символына әверелгән Корбан гаете гомумкешелек кыйммәтләрен тагын да ныгытырга ярдәм итә.
Башка дин вәкилләре белән беррәттән Казан шәһәре мөселманнары гасырлар дәвамында республикабызның, илебезнең мәдәни һәм рухи традицияләрен баетуга, милләтара бердәмлекне һәм динара хезмәттәшлекне ныгытуга үзләреннән саллы өлеш кертәләр. Шәһәребезнең һәрвакыт тотрыклылык, дустанә мөнәсәбәт һәм яңарыш үрнәге булуына ихлас ышанам.
Әлеге бәйрәм көнендә барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм муллык, Татарстан башкаласы, аның халкы иминлеге хакына барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! - дип әйтелә Казан Башлыгы тәбрикнамәсендә.