(KZN.RU, 24-нче октябрь). Икенче елда Татарстан башкаласында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Казанда яңа программа әзерлиләр. Башкала Ратушасында эшен дәвам иткән XVII сессиядә Казан шәһәре Думасы депутатлары Башкарма комитет алдында шундый бурыч куйды.
Быел шәһәребездә 2008-2012 елларда Казанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча шәһәр программасы эшен тәмамлый. Аның башкарылышының нәтиҗәләре һәм сыйфатлары турында бүген Казан шәһәре Думасы депутатлары фикер алышты.
Тулаем алганда, депутатлар фикеренчә, программа үтәлгән. Шәһәрдә аны гамәлгә кую буенча план нигезендә максатлы эш башкарылган. Программа чаралары үтәлешенә шәһәр бюджетыннан 30 млн сум бүлеп бирелгән.
Аерым алганда, шәһәрдә әрмән, яһүд, украин, марий, чуаш һәм башка милләт вәкил балалары туган телләрендә белем алган “Күп милләтле якшәмбе мәктәбе” мәгариф үзәгенең 21 милли бүлегендә эш алып барылган.
Программада аерым урынны махсуслаштырылган милли балалар бакчалары һәм мәктәпләре булдыру бүлеге алып торган. Нәтиҗәдә шәһәрдә балалар тирәнтен татар, рус, еврей, төрек телләрен һәм мәдәниятен өйрәнә алган 10 яңа гимназия оешкан.
Милли фестивальләр, конкурслар, шул исәптән традицион чараларга әйләнгән “Татар кызы”, “Татар егете”, “Казан йолдызлары”, Г.Тукайга багышланган сүз осталары бәйгесе, Ш.Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәче бәйгесе, “Казан-йорт”, “Ягымлы яз” һәм “Алтын каләм” фестивальләре алга таба үсеш алган.
Аннан да бигрәк, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының яңа бинасы ачу, депутатлар фикеренчә, шәһәрнең милли-мәдәни оешмалар эшчәнлегенә тагын да зуррак ярдәм күрсәтәчәк, Казан шәһәрендә яшәүче халыклар дуслыгын ныгытачак.
Казанның 47 муниципаль китапханәсендә, 5 филиал-китапханәдә, 7 мәдәни учреждениесе мөмкинлекләреннән файдаланучыларга хезмәт җөмһүриятебезнең дәүләт телләрендә күрсәтелә. Шуны да әйтергә кирәк, үз эченә 5 музей алган “Казан” милли мәдәни үзәгенең музей комплексы хезмәткәрләре экскурсияне татар һәм рус телләрендә үткәрә.
Казанның шәһәр пассажирлар транспортында йөрүчеләргә ике дәүләт телендә хәбәр бирә торган автоинформаторлар урнаштырылган. Моннан тыш, 2013 елгы Универсиада алдыннан тукталышлар һәм метрополитен станцияләре, инглиз телен дә кертеп, өч телдә игълан ителә.
Шуның белән бергә Казан шәһәре Думасы депутатлары программа белән билгеләнгән барлык чараларның да тулы күләмдә үтәлмәвен билгеләде. Аерым алганда, алар фикеренчә, Татарстан Республикасының дәүләт телләре тигез дәрәҗәдә, бигрәк тә халык белән эшләү, рәсми документлар әзерләү һәм шәһәрнең тышкы күренешен оештырганда кулланылмый.
Депутатлар шулай ук татар балаларының өзлексез белем алу барышын һәм тәрбияләүне оештыру өчен шәһәр күләмендә милли мәгариф һәм тәрбия үзәге кирәк, дип саныйлар.
2012 елның ахырына кадәр программа чаралары тулы күләмдә үтәлергә тиеш. 2013 елда ТР дәүләт милли сәясәт концепциясе нигезендә яңа программа башкарылачак. Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиягә программаның 2012 ел ахырына кадәр үтәлү барышын тикшереп тору йөкләнде.