(KZN.RU, 24-нче октябрь). Казанда сәләтле балаларны эзләү, аларга ярдәм күрсәтү – шәһәр мәгарифенең өстенлекле мәсьәләләреннән берсе. Казан шәһәре Думасының XVII сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин бүген билгеләп узганча, Казанның акыллы егетләре һәм кызлары белән аерым эшләргә кирәк.
Шуны әйтергә кирәк, шәһәр ярдәме белән олимпиадада җиңүчеләр һәм аларны әзерләүчеләргә грантлар түләнә. Шулай итеп, Россия күләмендәге олимпиадаларның йомгаклау этапларында Казан укучылары 43 призлы (узган елда - 39) урын яулаган. Химия һәм биология фәннәре буенча җиңүчеләр саны 1,5 тапкыр, информатика буенча – 2 тапкыр, астрономия буенча 3 тапкыр арткан.
Аннан да бигрәк, Казанның 5 мәктәп укучысы математика, астрономия һәм астрофизика, химия һәм программалаштыру фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган. Алар арасында – 131-нче номерлы лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Михаил Григорьев, ул 2 ел дәвамында математика буенча халыкара олимпиада җиңү яулаган.
Шәһәр Мэры фикеренчә, шундый сәләтле укучылар һәм аларның укытучыларына матди ярдәм күрсәтүдән тыш, аларның хезмәтләренең җәмәгать тарафыннан танылуы кирәк.
“Балаларыбыз һәм укытучыларыбызның безнең алар белән горурланганны белергә тиеш, алар безнең аерым исәптә. Бу “йолдызчыклар”дан башка без Казанның мәгариф системасы алдында бурычларны үти алмыйбыз”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшин хәзерге көндә сәләтле укучыларның киләчәктә алар эшләячәк билгеле бер предприятие һәм компаниягә теркәлү практикасы уңышлы эшләп килүен билгеләде. “Без әле моңа ирешмәдек, әмма бу юнәлештә эшлибез”, - дип ассызыклады ул.
Шәһәр башлыгы Казан Башкарма комитетына ел саен сәләтле балалар өчен шәһәр читендә лагерь эше оештыру мәсьәләсен карап тикшерүне йөкләде, биредә сәләтле егетләр һәм кызлар өчен танылган кешеләр белән очрашу һәм семинарлар үткәрү өчен барлык шартлар тудырылырга тиеш.