(KZN.RU, 24-нче октябрь). Татарстан башкаласында берничә урам исеме алмаштырылачак. Казан шәһәре Вахитов районының Луковский, Минзәлә һәм Аргы Һади Такташ урамнары моннан ары “Туфан Миңнуллин урамы – улица Туфана Миннуллина” дип йөртеләчәк.
Мондый карарны бүген депутатлар Казан шәһәре Думасының XVII сессия эшендә кабул иттеләр.
Шул рәвешле бөек татар драматургы, прозаик, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан һәм Татарстан Республикасы үсешенә шактый зур өлеш керткән Туфан Абдулла улы Миңнуллин истәлеге мәңгеләштереләчәк.
“Быел зур югалту кичердек – Туфан Абдулла улы Миңнуллин бу дөньядан китте, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. – Ул шәһәребез һәм җөмһүриятебезнең патриоты иде”.
Казан шәһәре Думасы депутатлары, шулай ук Дәүләт Совет депутатлары да шәһәр башлыгының драматург истәлеген мәңгеләштерү буенча инициативасын хуп күрде. Сессиядә билгеләнгәнчә, Топонимика буенча шәһәр комиссиясе киңәшләре игътибарга алынган, ә исемен алмаштыру Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсе белән килешенгән.
Карар басылган көннән үз көченә керә.