Депутатлар 20-дән артык мәсьәлә карап тикшерергә планлаштыра.
(KZN.RU, 24-нче октябрь). Бу минутларда Ратушада Казан шәһәре Думасының XVII сессия эше башланды. Ул Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза. Залда 50-дән 41 депутат бар, бу исә карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Халык вәкилләре 20-дән артык сорау буенча фикер алышырга планлаштыра. Чираттагы сессиянең көн тәртибенә түбәндәге сораулар чыгарылган:
1. “Киләчәк-Будущее” республикакүләм мәгариф стратегиясенең төп юнәлешләре нигезендә Казан шәһәренең мәгариф системасы үсеше турында
2. Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасының 2008-2012 елларда үтәлеше нәтиҗәләре турында
3. Туфан Абдулла улы Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерү турында
4. Казан шәһәре территориясендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру турында
5. Казан шәһәренең Социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ булган халкы турында
6. Казан шәһәре Думасының аерым карарлары үзгәрешләр кертү турында
7. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
8. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
9. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
10. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен 2011 елда һәм перспектива белән 2013 елга кадәр хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
11. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2012 елга һәм планлы чор 2013 һәм 2014 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
12. Казан шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
13. Казан шәһәре Думасының “Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
14. Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
15. Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында
16. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясен формалаштыру турында
17. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика комиссиясе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
18. Шәһәр урамнары исемнәре турында
19. Төрлесе. һ.б.