Агачларны кисү, утыру, аларны карау мәсьәләләре белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк.
(KZN.RU, 22-нче октябрь). Казан территориясендә агачларны кисү турындагы карар якын арада оештырылачак махсус комиссия рөхсәтеннән генә башкарылачак. Яшелләндерү барышы составына төрле өлкә белгечеләре керәчәк күзәтү органы тарафыннан тикшерелеп торачак. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында шулай дип белдерде.
10-нчы октябрьдән башлап Татарстан башкаласында “Яшел рекорд” программасы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә Казанда агач утырту буенча 2 өмә узды, якынча 9 мең агач утыртылган. Яшелләндерү эше көн саен башкарыла.
Якын арада яшелләндерү буенча зуррак нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк күзәтү системасын башкарырга кирәк. “Казанда агач кисүгә мораторий кертергә тәкъдим итәм. Әлбәттә, агач кисмичә булмый – каядыр алар авария хәлендә, каядыр – кипкәннәр. Әмма, бу хакта карарны аерым бер зат түгел, бергәләп кабул итәргә кирәк”, - дип белдерде Казан Мэры.
Илсур Метшин составына Башкарма комитет, районнар, депутатлар, җәмәгатьчелек, фәнни хезмәткәрләр һәм актив казанлылар керәчәк махсус күзәтү органы булдыруны йөкләде.
“Шулай ук Казан Мэриясе каршында төрле өлкәләрдән белгечләр саныннан экология советы оештырылачак, алар яшелләндерү буенча эшне планлаштыру стратегиясе белән шөгыльләнәчәк. Районнар администрацияләрендә “яшел комиссарлар” барлыкка киләчәк, алар исә яшелләндерү белән бәйле барлык мәсьәләләрне белеп торачак”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.