"Яшел рекорд" кайнар линиясенә үз ишегалдын яшелләндерергә теләгән 290 казанлы заявкасы килеп ирешкән.
(KZN.RU, 19-нчы октябрь). Иртәгә “Яшел рекорд” проекты кысаларында шәһәрнең 90 мәйданында шәһәр халкы катнашында күпләп агач утырту эше көтелә. Әлеге чара алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр урамнары һәм ишегаллары өчен әзерләнгән үсентеләр белән “Горводзеленхоз” МУП базаларының берсендә танышты.
Шәһәр башлыгы белән эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм “Горводзеленхоз” МУП җитәкчесе Роза Җаббарова катнашты.
Илсур Метшинга юкә, өрәңге, карама агачы һәм миләшләр үсентеләрен күрсәттеләр. Үсентеләр Казанга Татарстан Республикасының, шулай ук Чиләбе, Мәскәү өлкәсе, Чебоксар һәм башка шәһәрләре питомникларыннан кайтарылган.
Александр Лобов хәбәр иткәнчә, ел башыннан Казанда 12 меңнән артык агач утыртылган. Шул ук вакытта профессиональ подход һәм махсус техника кулланылышы таләп иткән үсентеләрне төп магистральләр буенда махсуслаштырылган оешмалар утырта. Халык катнашында идарәче компанияләр утырткан ишегалларында 2 метрдан биегрәк булмаган гадәти үсентеләр утыртыла.
Иртәгә “яшел өмә” узачак урыннар “Яшел рекод” проектының кайнар линия телефоны (296-99-25) буенча килеп ирешкән халык теләкләре нигезендә билгеләнде. Бүгенге көндә мондый 290 заявка килеп ирешкән. Аларның һәрберсе тиешле урынга чыгып, тикшерелде, чөнки теләсә кайсы урында агач утыртып булмый.
“Мисалга, Ипподром, 12 урамыннан заявка бар. Халык бу урында агач утыртырга сорый, әмма анда аның өчен билгеләнгән урын юк. Йорт, аның янында тротуар. Тротуарга агач утырта алмыйбыз”, - дип мисал китерде Александр Лобов.
Калган заявкаларга килгәндә, өстенлек өмәдә катнашырга теләк белдергән инициатив төркемнәргә бирелә.
“Кешеләр үзләре утырткан, аннары карап торган, саклаган урында бөтенләй башкача, үсентеләр дә әйбәтрәк үсә. Шуңа күрә безнең максат – кешеләрдә үз ишегалларында, микрорайоннарында, мәктәпләрендә, предприятиеләр һәм оешмалар янында агач утырту теләген уяту”, - дип билгеләде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы “Яшел рекорд” проектына кушылган предприятиеләргә рәхмәтен җиткерде. Алар арасында – “Таттрансгаз”, “Бәхетле”, “Элекон”, “Казаньоргсинтез”, “Химград” һәм башкалар.
“Беренче коймагыбыз төерле түгел. Кешеләр шалтырата, кече бизнес инициатива күрсәтә. Мөрәҗәгатьләргә вакытында җавап бирергә, бөтен җирдә, бигрәк тә ишегалларында, утырту материалы булырга тиеш. Бирегә күбрәк кеше җәлеп итәргә кирәк. Сан өчен түгел, рекорд өчен түгел, акцияне туктамыйча, өч ел дәвамында куелган максатка ирешү өчен”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, “Яшел рекорд” проектын Казан Мэры Илсур Метшин узган атнада, “Бердәм Россия” партиясе активы белән очрашуда яңгыратты. Ел саен 50 меңнән кимрәк булмаган санда агач утыртуны максат итеп куйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов проектны хуп күрде. Узган атнада беренче “яшел өмә”дә биш меңләп кеше катнашты, 2700 агач утыртылды.