(KZN.RU, 19-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Ратушасында “Банк Москвы” ААҖ вәкилләре белән очрашты.
“Банк Москвы” оешмасын банк идарәсе рәисе – президент Михаил Кузовлев, банк идарәсе әгъзасы Владимир Воейков һәм Казан филиалы директоры Лилия Богачева тәкъдим итте.
Илсур Метшиннан кала Казан ягыннан Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин һәм Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов катнашты.
Эшлекле сөйләшү алдыннан кунаклар өчен Ратуша бинасы буенча экскурсия оештырылды.
Михаил Кузовлев Казанның банк вәкилләрен бик җылы каршы алуын, шәһәрнең актив рәвештә үсүен, яңа объектлар үсүен билгеләде.
Катнашучы яклар шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алышты.
Моннан тыш, эш режимында банк вәкилләренең Башкарма комитет структур бүлекчәләре һәм муниципаль предприятиеләр вәкилләре белән очрашуы оештырылды.