(KZN.RU, 18-нче октябрь). Казандагы легендар “Балалар дөньясы” кибетенең яңа тормыш башлау мөмкинлеге бар. Объектны төзекләндерү планнары хакында Казан Мэры Илсур Метшинга бүген инвестор компаниясе вәкилләре сөйләде.
Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, “Балалар дөньясы” бинасы күптәннән борчып торган объектларның берсе. “Шәһәрдә бик күп, шул исәптән, мәдәни һәм тарихи әһәмияткә ия булган объектларны реконструкцияләү, төзекләндерү эшләре бара. Әмма Пушкин урамындагы “Балалар дөньясы” – карар табылмаган бердәнбер бина диярлек. Күп еллар дәвамында бина шыксыз кыяфәттә торды”, - диде И.Метшин һәм әлеге проектта катнашуы өчен “Landor Investmens” компаниясе инвесторына рәхмәтен белдерде. Казанлыларның күбесе балачакта бу кибеттән яңа уку елы алдыннан пионер билгеләре, мәктәп формасын, көндәлекләр сатып алуын хәтерли.
Компаниянең коммерция директоры Константин Петросян Мэр белә бу бинага бәйле планнар белән уртаклашты. Хәзерге вакытта, аның сүзләренә караганда, белгечләр барлык конструкцияләрнең күренми торган дефектларын ачыклау өчен җентекле диагностика үткәрә. Нигезе тикшерелгән – ул яхшы хәлдә һәм гидроизоляция кебек зур булмаган эшләр генә таләп итә.
Алга таба, 1-2 ай дәвамында, компания фасад эшләрен башларга ниятли. К.Петросян билгеләгәнчә, технология объектта кышын да эшләргә мөмкинлек бирә. “Беренче 2 катын табигый материал – гранит яисә таштан эшләргә, югары катларында тарихи отделканы саклап калырга телибез”, - дип сөйләде инвестор компаниянең коммерция директоры. Хәзерге вакытта белгечләр кирәк булачак химик реагентлар сайлау белән мәшгуль.
Архитектура һәм шәһәр төзү идарәсенең проектлар һәм шәһәр дизайнын карау башлыгы Жанна Белицкая билгеләп узганча, проект шәһәр төзү советларында фикер алышу этабын узды. “Архитекторларның күбесе бинаның беренчел күренешен саклап калу яклы”, - дип ассызыклады ул.
Проектның соңгы варианты якын арада әзер булачак һәм шәһәрнең тиешле структуралары белән килешенәчәк, дип белдерде К.Петросян.
Журналистларга бүген хәбәр ителгәнчә, проектта фриз һәм кәрнизнең иске элементларын яңартып, фасадны ремонтлау, фасад отделкасының материалын чистарту һәм ремонтлау, пыяла белән тышлау элементларын, керү урыны, су системасы алмаштырылачак. Шулай ук эчке коммуникацияләрне алмаштырырга кирәк булачак. “Бинаны сатып алу һәм ремонт эшләре белән инвестицияләр 30 миллион доллар тәшкил итә”, - дип хәбәр итте К.Петросян, саннарның әлегә якынча икәнен билгеләп. Мондый объектларга салынган акча объектны куллануга тапшырган вакыттан башлап 8-10 ел эчендә каплана. Шуны әйтергә кирәк, “Landor Investmens”ның бу Казандагы бердәнбер прокеты. Компания Мәскәү, Самара, Ростов һәм Пермь шәһәрләрендә инвестицион девелопмент-проектлар белән эшли.
“Балалар дөньясы” бинасының нигезе 1859 кв.м, гомуми мәйданы – 10681 кв.м. җир өсте – 8630 кв.м, җир асты – 2052, сәүдә бүлмәләре мәйданы – 6089 кв.м мәйдан тәшкил итә.
“Landor Investmens” коммерция директоры Мэрга бинаның кулланылу концепциясен тәкъдим итте. “Бу универмаг форматындагы кечкенә секцияләрсез сәүдә комплексы булачак. Безнең универмагта бердәм пространство, бердәм касса узеллары булачак. Зур мәйданнарда эшли алырлык дәрәҗәдәге операторлар эшлиячәк. Бу төп идея”, - дип сөйләде “Landor Investmens” коммерция директоры.
Константин Петросян яңа универмагта урнашачак брэндлар исемен әйтмәде, коммерция сере дип белдерде. Әмма әлеге брэндларның Казанда юклыгы хакында хәбәр итте. “Алар безнең дәрәҗәгә җавап бирәчәк, моннан тыш бу товарлар чыннан да сыйфатлы һәм урта хәлле халык сатып алырлык булырга тиеш”, - диде ул.
Конкуренция хакында сөйләгәндә (“Балалар дөньясы” янында сәүдә үзәкләре шактый), К.Петросян универмагның “бертөрле товарлар төркеме белән узышырга җыенмавы” турында белдерде.
Шәһәр башлыгы кибетнең паркингы хакында кызыксынды. Инвестор вәкиле хәзерге вакытта бина артында участокның чистартыла һәм ул урында 50 автомобиль урнаша ала дип белдерде. Икенче чират объекты (бу компаниянең киләчәк планнарында) төзелгән очракта биредә күп катлы паркинг оештырылачак. Илсур Метшин проектның уңышы парковка булу-булмавына бәйле булуын билгеләде.
Шәһәр башлыгы инвесторга юллардагы хәрәкәтне туктатмыйча эш алып бару үтенече белән мөрәҗәгать итте, инвесторга шәһәр хакимиятеннән нинди ярдәм кирәк булачагы белән кызыксынды. К.Петросян компаниягә документацияне килештергән вакытта ярдәм кирәк булачагы хакында хәбәр итте. Әмма төп проблема итеп коммуналь челтәрләргә тоташтыруны атады.
“Бу проблемаларны эш тәртибендә хәл итәчәкбез. Тарихи үзәкне торгызу мәсьәләләрен алып барган урынбасар бар”, - диде И.Метшин, Р.Шакировны күздә тотып һәм “Балалар дөньясы”н торгызу Р.Шакировның Казанның Вахитов районы башлыгы буларак эшләнеп бетмәгән эше диде.
К.Петросян Казан Мэрын компаниянең реконструкция эшен тиз арада бетерергә җыенуына ышандырды. “Июньдә ачылырга ниятлибез”, - диде ул.